Әскәр Айтматов

Әскәр Чыңгыз улы Айтматов (кырг. Аскар Чыңгызович Айтматов, рус. Аскар Чингизович Айтматов; 5 гыйнвар 1959, Бишкәк) — Совет һәм Кыргызстан сәясәтчесе, Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов (1928-2008) улы.

Тормыш юлы

1959 елның 5 гыйнварында Кыргыз ССРның Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә язучы Чыңгыз Айтматовның Керез Шемшибаева (1930-1999) белән булган беренче гаиләсендә туган икенче улы.

Туганнары

Бертуганы Сәнҗәр (кырг. Санжар) (1954, Кыргызстанның Мәскәүдәге һәм Европа илләрендәге махсус вәкиле, соңыннан эшмәкәр, Мәскәүдә яши), әтисенең Мария Урмат кызы Айтматова белән булган икенче никахында туган сеңлесе Ширин (Кыргызстан парламенты — Жогорку Кенеш депутаты, соңыннан вуз укытучысы, эшмәкәр), энесе Илдар (кырг. Элдар) (рәссам, дизайнер, Чыңгыз Айтматов нигез салган халыкара фонд җитәкчесе). Әбисе, Чыңгыз Айтматовның әнисе, Нәгыймә Хәмзә кызы Габделвәлиева (07.12.1904 — 10.08.1971) ягыннан нәсел башы (Ишманов-Габделвәлиевләр) Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан башлана[1].

«Тарихчы-Көнчыгыш белгече» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка институтын тәмамлый (1981). Инглиз, төрек, француз телләрен камил белә[2].

Хезмәт юлы

1982–1983 елларда ССРБ тышкы эшләр министрлыгының Урта Көнчыгыш бүлеге хезмәткәре (Мәскәү).

1983–1987 елларда ССРБның Төркиядәге илчелеге хезмәткәре.

1987–1990 елларда ССРБ тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге хезмәткәре (Мәскәү).

1992–1994 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат-сәясәт бүлеге мөдире.

1992–1994 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры урынбасары.

1994–1996 елларда Кыргыз Республикасының БМОдагы даими вәкиле в.б. (Нью-Йорк).

1996–1998 елларда Кыргыз Республикасы президенты киңәшчесе.

1998–2002 елларда Кыргыз Республикасы президенты администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире.

2002–2005 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры.

2005 елдан «Евразия инициативалары» халыкара фонды директоры[2].

2010 елдан «Чыңгыз Айтматов исемендәге Иссыккүл форумы» МОО Президенты[3]. Бу сыйфатта, аерым алганда, 2017 елда Якутиядә Кыргызстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнаша[4][5].

Бишкәк шәһәрендә яши[3].

Кызыклы факт

Әтисе — кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов турында «Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья» (рус. Мир Айтматова. Мир без Айтматова) фильмын төшерә (Кыргызфильм, сценарий авторы Абибилла Пазылов, куючы-режиссер Бакыт Карагулов, композитор Тугельбай Карагулов)[6].

Бүләкләре

  • Кыргызстан Республикасы Мактау кәгазе (1999)[7];
  • Кыргызстан Тышкы эшләр министрлыгының истәлекле медале (2024) — КР Тышкы эшләр министрлыгының 80 еллыгы уңаеннан дипломатик хезмәт ветераны буларак казанышлары өчен[8];
  • «Азәрбайҗан дусты» алтын ордены (2024) — Азәрбайҗан белән Кыргызстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдәге аерым казанышлары өчен[9].

Искәрмәләр

  1. Сын Чингиза Айтматова приехал в Кукмор. ИА «Татар-информ», 07.02.2018
  2. 1 2 АЙТМАТОВ Аскар Чингизович | ЦентрАзия. ЦентрАзия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2018. Архивировано 23 август 2018 года.
  3. 1 2 Эльдар, сын Чингиза - Частный случай. www.time.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2018. Архивировано 26 гыйнвар 2018 года.
  4. Жирков: Якутию и Кыргызстан объединяют общие истоки культуры и духовности. ФедералПресс (21 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2018. Архивировано 26 гыйнвар 2018 года.
  5. Чинара Айтматова. День памяти Айтматова и его иссык-кульский форум (рус.). mnenie.akipress.org (13 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  6. Анастасия Мокренко. Сценарий фильма о Чингизе Айтматове готов. Нужны деньги для съемок. ИА «24.kg», 19.01.2018
  7. Указ Президента Кыргызской Республики от 21 сентября 1999 года № 234 «О награждении Почетной грамотой Кыргызской Республики активных участников подготовки и проведения Бишкекского саммита «Шанхайской пятерки» (рус.). Информационная система КОНТИНЕНТ (21 сентябрь 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  8. Аскар Айтматов. Аскар Айтматов - МИД: Юбилей длиною в год - Мнения АКИpress [неопр.]. Мнение (18 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  9. Виктория Гунгер. Сына Чингиза Айтматова – Аскара Айтматова наградили Золотым орденом  [рус.] (2024-02-02). 21 гыйнвар 2026 тикшерелде.