Эстебан Эчеверрия
Эстебан Эчеверрия (исп. José Esteban Echeverría Espinosa, 2 сентябрь 1805[1][2][…],
— 19 гыйнвар 1851[1][2][…] (45 яшь),
) — баск һәм испан чыгышлы Аргентина шагыйре, иҗтимагятьче, фикер иясе, язучы, Аргентина тарихнамәсенең прогрессив-радикаль юнәлешенә нигез салучы.
Буэнос-Айрес һәм Париж шәһәрләрендәге уку йортларда белем алган. Франсадан кайткачтын Буэнос-Айрес провинциясе хакиме Хуан Мануэл де Росас хакимиятен бәреп төшерү максат итеп куйган «Май берләшмәсе» исемле яшерен җәмгыять төзүдә катнаша. 1841 елдан Уругвайда мөһаҗирлектә.
Төп әсәрләре: «Май берләшмәсенең социалистик тәгълиматы» (1846); «Әсир хатын» (1837), «Авельянеда», «Көньякта баш күтәрү» (икесе дә 1849) исемле романтик поэмалар; «Сугым сую урыны» реалистик новелласы (1838-1840).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Esteban Echeverria // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 Esteban Echeverría // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag