Югары Пешли
Югары Пешли (рус. Верхний Пишляй, эрз. Емла Пишляйня) — Мордовиянең Атюрьев районына керүче татар авылы. Түбән Пешли белән бергә Стрельниково авыл җирлегенә карыйлар. Авылга нигезне Темников татарлары 16 гасырда сала.
1866 елга авылда 40 йорт исәпләнгән.
Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пяше" (юкә) һәм "ляй" (елга, чишмә).
Танылган шәхесләр
- Хафиз Палютин — ТАССР баш прокуроры, юстиция министры, Әгерҗе районы райкомының 1нче секретаре.