Юлия Бек

Юлия Бек (20 декабрь 1853 ел — 21 сентябрь 1935 ел) — Швеция рәссамы һәм каллиграфы[6].

Тәрҗемәи хәле

Юлия Бек — Швецияда, Стокгольм шәһәрендә туган, бухгалтер Франц Бек кызы. Швед короле нәфис сәнгать академиясендә (1872—1878), ахырда — Парижда, Жюлиан Академиясендә (1883—1884) галим, анда педагоглары француз рәссамнары Леон Бонн һәм Жан-Леон Жером була. Аннары Франциядә яши, калган гомеренең күп өлешен шунда үткәрә[7]. Күпмедер вакытка рәссамнар Харриет Бакер, Хильдегард Торелль (Thorell Hildegard) һәм Анна Мунт-Норстедт белән бергә Парижда студияне вакытлыча алалар, шулай ук Гре-сюр-Луэнда рәссамнар колониясендә яши.

Юлия Бек, профессиональ рәссам буларак, финанс сәбәпләр буенча портретларда махсуслаша һәм үз буыны швед хатын-кыз-рәссамнары арасында финанс бәйсез булганнарның берсе була. Әммә, аның яраткан жанры пейзаж була. Юлия Бек үзенең импрессионистлар стилендә, тонык палитрада язылган пейзажлары белән танылу ала.

Ул 1934 елда Франция мактаулы легион ордены белән бүләкләнә.

Юлия Бек 1935 елда Францияда, Вокрессонда вафат була.

Әлеге вакытта аның хезмәтләре музей коллекцияләрендә, шул исәптән Швеция Милли музеенда саклана. 20122013 елларда рәссамның эшләре Швецияда, Мура шәһәренең Зорн музеенда һәм Стокгольмда, Свен-Гарри сәнгать музеенда ретроспектива үткән.

Тере чагындагы күргәзмәләре

  • Салон, Гран-Пал, Париж, 1880.
  • Union des Femmes Peintres et Sculpteurs, Palais de l’Industrie, Париж, 1893.
  • Салон, Гран-Пал, Париж, 1905.
  • Vaucresson, 1925.

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
  2. 1 2 3 Julia Augusta Lovisa Beck
  3. RKDartists (нидерл.)
  4. https://rkd.nl/explore/artists/269749
  5. Julia Beck (нидерл.)
  6. Swedish Encyclopedia, Malmö, 1939.
  7. Elgán, Elisabeth, and Irene Scobbie. Historical Dictionary of Sweden, 3rd ed. Rowman & Littlefield, 2015, p. 34.

Әдәбият

  • Beck, Julia (2013). Brev från Julia Beck / [sammanställda av] Kåa Wennberg; [foto: Susanne Berger …]. Saltsjö-Boo: Kåa Wennberg. Libris 14229093. ISBN 9789197461238
  • Wennberg, Kåa (2012). Julia Beck / [foto: Lars Berglund …]. Malmö: Arena. Libris 13499447. ISBN 978-91-7843-381-0

Сылтамалар