Юрий Кулагин
Кулагин Юрий Захарович (14 ноябрь 1929 ел — 20 октябрь 1983 ел) — галим-ботаник, дендроэкология. 1960 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 1965-1970 елларда ботаника кафедрасы мөдире, 1970-1983 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Биология институтының лаборатория мөдире. Биология фәннәре докторы (1964), профессор (1967). Башкорт АССР ының атказанган фән эшлеклесе (1979).
Биография
Юрий Захарович Кулагин 1929 елның 14 ноябрендә РСФСР составындагы Урта Идел краеның Мордовия округы Ромодан районы Зоринка авылында (хәзерге Мордовия Республикасы Ромодан районы Уришка авылы) хезмәткәрләр гаиләсендә туган.
Рузаевка шәһәренең урта мәктәбен отличие белән тәмамлап, 1952 елда Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлаганнан соң аспирантурага тәкъдим ителә.
Фәнни эшчәнлеге
Индустриаль дендроэкология фәнни юнәлешенә нигез төзәүче була. Ю. З. Кулагин агачларны сәнәгать предприятиеләре ташландыкларының тирә мохиткә һәм кеше саулыгына кискен кире йогынты ясавын киметүче фильты итеп күзаллауларны үстерә.
Гыйльми хезмәтләре
- Кулагин Ю. З. Древесные растения и промышленная среда / Е. В. Кучеров — М.: Наука, 1974. — 126 б. — 1600 экз.
- Кулагин Ю. З. Лесообразующие виды, техногенез и прогнозирование — М.: Наука, 1980. — 115 б.
- Кулагин Ю. З. Индустриальная дендроэкология и прогнозирование — М.: Наука, 1985. — 116 б.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Кулагин Юрий Захарович // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.