Юрьев мәгарәсе
Юрьев мәгарәсе (рус. Юрьевская пещера) — Татарстан Республикасында иң танылган мәгарәләрнең берсе. Мәгарә Кама Тамагы районындагы Тенеш торак пунктыннан көньяк-көнчыгышта, Богородское тауларында урнашкан. 1986 елдан ул төбәк әһәмиятенең табигый һәйкәле дип игълан ителде (МСОП III категориясе)[1].
Тикшеренү тарихы
Юрьев мәгарәсен беренче тапкыр 1953 елда совет геологы А. Ступишин тикшерә. Ул вакытта мәгарәнең озынлыгы 20 метр, мәйданы 58 квадрат метр тәшкил итә[2].
1971 елның маенда Казан спелеосекциясе әгъзалары мәгарәдәге таш өемнәрен сүтә һәм 360 метрдан да артык озынлыктагы яңа бүлеккә үтеп керә. 2008—2009 елларда Яр Чаллы спелеологлары мәгарәнең билгеле булган барлык өлешләрен яңадан төшереп карталаштыра; аларга Урал спелеологлары ярдәм итә. Ул вакытта аның озынлыгы 507 метрга җитә.
1986 елда ул төбәк әһәмиятенең табигый һәйкәле дип игълан ителә (МСОП III категориясе)[1].
2010 елда Казан спелеологлары мәгарәнең тагын зур яңа өлешен ачалар. Юрьев мәгарәсе — Урта Идел буендагы иң озын табигый мәгарә. 2010 елның сентябрендә ясаган үлчәүләр буенча, мәгарәнең озынлыгы 990 метр тәшкил итә. 2011 елның февралендәге мәгълүмат буенча, аның озынлыгы 1005 м, мәйданы — 3500 квадрат метр, ә күләме — 13000 куб метрдан артык була[2].
Геология
Эрегән кар һәм боз сулары доломит һәм гипс катламнары аша үтеп, токымны юып тарата, нәтиҗәдә тау куенында башта нәзек «тамырлар» һәм «артерияләр» хасил була. Аннан соң бу агымнар берләшеп тотрыклы чишмәләргә әйләнә, ә соңрак зур «кесәләр» — бормалы юллар белән тоташкан мәгарәләр барлыкка килә. Бу процесс карст дип атала, һәм Идел белән Чулман ярларының тау токымнары эчендәге бушлыкларның күпчелеге нәкъ менә шушы ысул белән формалаша[3].
Кайчандыр Юрьев мәгарәсе гигант җир асты лабиринтларының бер өлеше була. Әмма рудникларны эшкәртү башлангач һәм Куйбышев сусаклагычын төзегәч, әлеге җир астындагы система юкка чыга, Юрьев мәгарәсе генә сакланып кала[4].
Мәгарә җир асты коридорлары, заллар, гротлар һәм юллар системасыннан тора. Ул 7 метр киңлектәге һәм 2 метр биеклектәге гроттан башлана. Аннан соң «Көмеш залга» урнаша. Аның диварлары һәм түшәме саргылт-соры доломит катламнарыннан тора, ә фонарь яктылыгында диварларда гипс һәм кальцит кристалллары ялтырый, шуңа күрә залга әлеге исем бирелә[3].
Иң зур зал — «Гипс залы», аның озынлыгы 27 метр, киңлеге 13 метр, биеклеге 4 метр тәшкил итә, ул төньяктан көньякка таба юнәлгән. «Арена» залы түгәрәк формага ия, аның диаметры якынча 9 метр, биеклеге 6 метр. «Яңгыр гроты» (озынлыгы — тупиклар белән бергә 30 метр, киңлеге 1,5-2 метр, биеклеге 12 метр) тамчы суның күплеге белән аерылып тора[5].
Туризм
2019 елда Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Юрьев мәгарасе янындагы территорияне төзекләндерү планнары турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә территориядә күрсәткечләр, кояш панельләреннән энергия ала торган яктырту системалары, контейнер мәйданчыклары урнаштырыла[6].
2024 елда җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында «Юрьев мәгарәсе» визит-үзәге (рус. визит-центр) ачыла[7].
Мәгарә үзенә хас табигый процесслар белән яши: җир асты һәм грунт сулары арасында эрозиягә дучар була, киңәя, «сулый». Шуңа күрә мәгарәгә кыш яки җәй көне тәҗрибәле экскурсоводлар белән генә керергә киңәш ителә[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Ишмуратов Р.Р. Юрьевская пещера // Экзогенные процессы в Среднем Поволжье:сборник статей / науч. ред. А.П. Дедков. — Казань: Издательство Казанского университета, 1972. — С. 95—103. — 116 с.
- ↑ 1 2 Описание Юрьевской пещеры. Камско-Устьинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Людмила Губаева. Юрьевская пещера: самая длинная в Среднем Поволжье. Реальное время (26 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Олег Платонов. Корреспондент "РГ" увидел, как преобразилось Камское Устье. Российская газета (31 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Юрьевская пешера. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Татьяна Ренкова. Вниз и вверх: в Камском Устье благоустроили территорию у Юрьевских пещер. РБК (22 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Наталья Жирнова. На тротуар в визит-центре «Юрьевская пещера» потратят 16,5 млн рублей. Реальное время (17 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Ахат Хафизов. Горы и пригорки Татарстана: штольни в Печищах, амониты Каменного оврага и Обвальная пещера. milliard.tatar (10 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.