Якуп Ханбиков
Якуп Исхак улы Ханбиков (рус. Якуб Исхакович Ханбиков; 18 март 1928, Иске Кулаткы, Иске Кулаткы районы, Ульяновск өлкәсе — 9 май 2014, Казан, Татарстан Республикасы) — совет һәм Россия галим-педагогы, педагогика фәннәре докторы (1969), профессор (1970). ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1979, 1983), Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2001). Казан педагогика университетының педагогика кафедрасы мөдире (1969—1989).
Тормыш юлы
1928 елның 18 мартында Саратов губернасының Күзнәй өязе Иске Кулаткы авылында туган[1].
1944 елда, 16 яшендә, сугышка киткән укытучыны алыштырып, авыл мәктәбендә укыта башлый[2].
Белеме
1951 елда Ульяновск педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, аннары Казан педагогия институтының педагогика кафедрасына аспирантурага укырга керә[2]. 1954 елда педагогика фәннәре кандидатлыгына «Урта мәктәптә укыту-тәрбия эшендә мәктәп китапханәсенең роле һәм урыны» темасы буенча диссертация яклый (фәнни җитәкчесе — профессор В. М. Горохов).
1967 елда Мәскәүнең В. И. Ленин исемендәге педагогия институтында «XI-XX гасырларда татар халкы педагогик фикере үсешенең төп юнәлешләре» темасына докторлык диссертациясен яклый[1]. 1970 елдан профессор[1].
1954 елдан Казан педагогия институтында (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университетында) эшли: ассистент (1954), өлкән укытучы, доцент (1956), педагогика кафедрасы мөдире (1969—1989), шул ук кафедрада профессор[2].
2014 елның 9 маенда вафат була, Казанның Яңа татар бистәсендә, мөселман зиратында җирләнгән[3].
Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге
Галимнең фәнни кызыксыну өлкәсе — Идел буе һәм Россия халык педагогикасы мирасы, милли мәктәпләрдә тәрбия эше, тәрбия эшчәнлегендә татар халык педагогикасын куллану; Россия халыклары этнопедагогикасы[4].
Ул 100 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән «Татар халкының педагогик фикер тарихыннан», «Мәгариф өлкәсендә рус-татар дуслыгы» монографияләре авторы[2].
Профессор Ханбиковның дидактика («Уку процессы», «Дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү», «Дәресләрдә логик фикерләү тәрбияләү»), тәрбия теориясе («Җенси тәрбиянең әхлак нигезләре», «Интернациональ тәрбия», «Фәлсәфә һәм педагогика», «Татар халык уеннары һәм бәйрәмнәре») буенча хезмәтләре бар[2].
Ул күптомлы педагогика тарихы, дүрт томлык педагогик энциклопедия, мәгариф һәм педагогика эшлеклеләренең био-библиографик сүзлеге, педагогика һәм психология буенча рус-татар терминологик сүзлеге, Татарстанның милли мәгариф доктринасы, Татарстан педагогикасы тарихы кебек фәнни-педагогик басмаларның автордашы[5].
Я. И. Ханбиков җитәкчелегендә 100 дән артык кандидат һәм докторлык диссертацияләре әзерләнгән[5].
Төп хезмәтләре
- Ханбиков Я. И. Из опыта проведения практических занятий в учебных мастерских с учащимися 5–7 классов. — Казань, 1958.
- Ханбиков Я. И. Из истории педагогической мысли татарского народа. — Казань: Татарское книжное издательство, 1967. — 213 с.
- Ханбиков Я. И. Русские педагоги Татарии и их роль в развитии просвещения и педагогической мысли татарского народа: Из истории русско-татарских педагогических связей. — Казань: Казанский государственный педагогический институт, 1968. — 136 с.
- Ханбиков Я. И. Основные направления в развитии педагогической мысли татарского народа в XI–XX вв. (автореферат диссертации на соискание ученой степени доктора педагогических наук). — Москва, 1968.
- Ханбиков Я. И. История развития педагогической мысли татарского народа: пособие. — Казань, 1975.
- Ханбиков Я. И. Русские педагоги Татарии и их роль в развитии просвещения и педагогической мысли татарского народа (из истории русско-татарских педагогических связей): учебное пособие. — Казань: Казанский государственный педагогический институт, 1968.
- Ханбиков Я. И. Мөхәммәтхан Фазлуллин: педагогик эшчәнлеге һәм карашлары // Мәгариф : журнал. — 2003. — № 6.
- Ханбиков Я. И., соавт. Татарские народные игры и праздники: (в помощь учителю физкультуры и пионервожатому). — Казань, 1975.
- Ханбиков Я. И. Педагогика джадидизма // Ученые записки : журнал. — 1979. — С. 52–71.
- Гуманистическое воспитание школьников: Сборник научных трудов КГПИ. — 1983.
- Галеев Э. Х., Ханбиков Я. И. Татарские народные игры и праздники. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — 153 с.
- Ханбиков Я. И., соавт. Русско-татарский терминологический словарь по педагогике и психологии. — Казань, 1985.
- Ханбиков Я. И., Валиев М. Х. Национальная школа — фактор развития личности // Милли мәктәп һәм укытуның мөһим мәсьәләләре: Сборник научных статей : журнал. — 2001.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- СССР Югары аттестация комиссиясе әгъзасы (1961—1968);
- Россия мәгариф академиясенең Һөнәри педагогика һәм психология институты каршындагы докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы (1970—2011);
- СССР педагогика фәннәре академиясенең педагогика тарихы буенча советы әгъзасы;
- 1997 елдан Халыкара педагогик академиянең хакыйкый әгъзасы[6];
- «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналы редколлегия әгъзасы[7].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1979)[1];
- РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1983)[1];
- Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2001)[2];
- Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2006);
- Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының шәрәфле профессоры (2006);
- К. Д. Ушинский һәм А. С. Макаренко медальләре[2];
- Я. А. Коменский һәм В. А. Сухомлинский күкрәк билгеләре;
- «РФ халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе[2];
- Татарстан Республикасы Президентының Мактау кәгазе[5];
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» (1946)[1];
- «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале һәм башкалар[1].
Хәтер
Я. И. Ханбиковның фәнни мирасын саклау максатыннан Казан федераль университетының педагогика тарихы музеенда аның эшчәнлегенә багышланган экспозиция булдырылган[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Ханбиков, Якуб Исхакович (рус.). Казанский федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Ханбикову Я. И. 75 лет // Филология и культура : журнал. — 2003. — С. 185-188.
- ↑ Ханбиков Якуб Исхакович (рус.). cemetery.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ Хораськина Р. И., Минкина Ф. Ф. Якуб Исхакович Ханбиков - гордость российской науки // Научный потенциал : журнал. — 2013. — № 1. — С. 87-89.
- ↑ 1 2 3 Видный казанский ученый Якуб Ханбиков отмечает 80-летие (рус.). Татар-информ (18 март 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ Казанский (Приволжский) федеральный университет (рус.). КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ Ханбиков Якуб Исхакович (рус.). rgo73.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ Музей истории педагогического образования (рус.). www.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.