Янгелде (Кузлаука районы)

Янгелде яки Кармыш (чуаш. Кармăш, рус. Янгильдино) — Чуашстанның Кузлаука районына керүче татар авылы. Авылда 2006 елга 493 кеше яши[1]. Янгелде РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, Советлар Союзы герое Мидхәт Салиховның[2] һәм Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчантаевның туган авыллары[3].

Географиясе

Янгелде Кузлаукадан 13 км ераклыкта Буа елгасы ярында урнашкан. Диңгез өсте биеклеге 176 м[4].

Тарихы

Янгелде авылы XVI гасырда чукындырудан качкан Тәтеш ягы казан татарлары тарафыннан нигезләнә[5], мөселманнар[6].

Авыл кешеләре Янгелдене Кармыш диләр. Кармыш ул авылны нигезләүче кеше булып тора[7].

Бүгенге чор

Авылда мәктәп[8], почта, кибет, медпункт авыл советы администрациясе, «Янгелде» авыл хуҗалыгы кооперативы бар[9].

Транспорт

Район үзәге Кузлаука каласына 4 көнгә бер автобус йөреп тора.

Сылтамалар