Ясалма сүзләр

Ясалма сүзләр (рус. производные слова) — тамыр сүзләргә кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр (ямьле, барлау, юлдаш), кушма сүзләр (ташкүмер, көнчыгыш), парлы сүзләр (хатын-кыз, тимер-томыр, аз-маз), тезмә сүзләр (үги ана яфрагы, Кара диңгез, Киек каз юлы), кыскартылма сүзләр (драмтүгәрәк, АКШ; БМО). Ясалма сүзләрне тел гыйлеменең сүз ясалышы тармагы өйрәнә[1].

Татар тел белемендә ясалма сүз дип, гадәттә, кушымчалау (морфологик) ысулы белән ясалган сүзләргә әйтәләр. Ф.Ә. Ганиев үзенең сүз ясалышына багышланган хезмәтләрендә бу терминны төрле ысуллар белән ясалган сүзләргә (кушма, тезмә, парлы) карата куллана, ә морфологик ысул белән ясалган сүзләр киресенчә кушымчалау юлы белән ясалган сүзләр дип күрсәтә[2][3][4].

Сүз ясалыш ысуллары

Татар телендә сүзләр түбәндәге ысуллар белән ясала[5]:

  • Фонетик ысул: сүз ясалышында  [рус.] аваз үзгәрешләре төп роль уйный (балакай — бәләкәй, тау — дәү);
  • Лексик-семантик ысул: полисемия (сүз мәгънәсе киңәю) нәтиҗәсендә яңа сүз ясала: күз (глаз) — күз (петля);
  • Морфологик ысул: сүз тамырына кушымча ялгану (кушымчалау, аффиксация) юлы белән: тора-к, заман-даш, балык-чы;
  • Синтаксик (сүз кушу, рус. словосложение) ысул белән кушма, тезмә, парлы сүзләр ясала: аккош, тимерчыбык, хатын-кыз, көн-төн;
  • Морфологик-синтаксик ысул (конверсия  [рус.]): ярлы, аксак, буйдак;
  • Кыскарту (аббревиация): КДУ, сәлкеш, РХК.

Ясалма сүзләрнең төрләре

Сүз ясагыш кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә сүзнең лексик мәгънәсе яңача оештырыла, сүзнең мәгънәсе үзгәрә (тимер — лексик мәгънәсе буенча металлның бер төре, тимер+че — билгеле бер һөнәр иясен аңлата)[6].

Сүз ясалышында, гадәттә, продуктив кушымчалар кулланыла. Боларга, мәсәлән, исем ясагыч -чы/-че, -даш/-дәш, фигыль ясагыч -ла/-лә, -лаш/-ләш һ.б. керә. Сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасында һәм структур, һәм мәгънәви бәйләнеш була. Бәйләнеш булмаса, ул сүз ясалыш закончалыгына туры килми.

Исем ясагыч кушымчалар
  • исемнән исем ясый торган (-чы/-че, -даш/-дәш (таш/-тәш), -лык/-лек, -чык/-чек);
  • фигыльдән исем ясый торган (-ак/-әк (-ык/-ек), -гы/-ге (-кы/-ке, -ыч/-еч, -ма/-мә һ.б.);
Сыйфат ясагыч кушымчалар
-лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/-ге (-кы/-ке), -чан/-чән, -ык/-ек, -гын/-ген (-кын/-кен);
Фигыль ясагыч кушымчалар
-ла/-лә, -лан/-лән, -лаш/-ләш, -а/-ә;
Рәвеш ясагыш кушымчалар
-ча/-чә, -дай/-дәй (-тай/-тәй), -лай/-ләй, -лата/-ләтә, -ын/-ен.

Кушма һәм тезмә сүзләр ясалышы

Бу очракта сүзләр ясалганда ким дигәндә ике мөстәкыйль мәгънәле сүз (нигез) катнаша, алар берегеп бер төшенчә, бер лексик мәгънә белдерә башлыйлар. Мәсәлән, ак+кош (аккош), тимер+чыбык (тимерчыбык), таш+бака (ташбака).

Татар телендәге күпчелек кушма һәм тезмә сүзләр төзелешләре белән төрле типтагы сүзтезмә модельләренә туры киләләр. Алар арасында атрибутив бәйләнештәге сүзтезмәләр моделендә ясалганнары (аергыч-аерылмыш мөнәсәбәте) күпчелекне тәшкил итә[7]. Төрләре:

  • исем+исем (кулъяулык, төньяк, оекбаш);
  • исем+тартымлы исем (җир җиләге, бал корты, ут күбәләге);
  • сыйфат+исем (кызылтүш, озынборын, кара карга);
  • сан+исем (бишбармак, өчпочмак, кыргаяк);
  • алмашлык+исем: үзидарә, үзмаксат, үзаң.

Комплетив (тәмамлык-хәбәр) мөнәсәбәттә булган сүзләр моделендә ясала алалар: эшкуар, хаҗ кылу, урынбасар.

Үзара предикатив мөнәсәбәттәге сүзләр кушылу юлы белән дә ясала алалар:

  • идиоматик мәгънәдә кулланыла торган тезмә фигыльләр: эч пошу, күңел болгану, ис китү;
  • хәзерге телдә нигездә антропонимнар һәм топонимнарда сакланган: Таңгатаров, Уразгилдин.

Парлы сүзләр ясалышы

Парлы сүзләр үзара тезүле бәйләнештәге сүзләр кушылу юлы белән ясалалар (дус-иш, бала-чага, савыт-саба, агай-эне).

Компонентлар арасында төрле типтагы семантик бәйләнеш урнаша[8]:

  • парлы сүзнең мәгънәсе компонентларының мәгънәсе суммасына тиң (ата-ана, көн-төн);
  • парлы сүзнең мәгънәсе компонентлар мәгънәсенә караганда киңрәк (аш-су, бал-май, килде-китте);
  • нәтиҗәдә мәгънәсенә төрле экспрессив төсмерләр өстәлергә мөмкин (әби-чәби, карт-коры, аксак-туксак).

Парлы сүзләрнең тагы бер үзенчәлеге — үзара лексик-семантик бәйләнештә торган сүзләрнең кушылуы[9][10]:

  • үзара якын яисә синонимик мәгънәле сүзләр парлаша (җил-давыл, хатын-кыз, бала-чага);
  • капма-каршы мәгънәле сүзләр парлаша (ут-су, килделе-киттеле, баш-аяк);
  • нинди дә булса охшату, гомумиләштерү нигезендә ясала (йорт-җир, хәбәр-хәтер).

Кыскартылма сүзләр

Ясалыш тәртибе буенча кыскартылма кушма сүзләр синтаксик яисә сүз кушу ысулына карый — сүзтезмәләрне яисә тезмә сүзләрне кыскарту юлы белән ясала.

Татар телендә түбәндәге төрләре бар:

  • тезмә сүз яисә сүзтезмә составындагы сүзләрнең беренче хәрефләреннән ясала: РФ, БМО, ТР;
  • компонент сүзләрнең беренче иҗекләреннән ясала: татфак, сәлкеш, совхоз;
  • беренче компонен кыскартыла, ә икенчесе тулысынча алына: драмтүгәрәк, партоешма, профсоюз.

Кыскартылма сүзләрнең бер төре язуда гына кулланыла, аларга һ.б., м, км, га, б. керә.

Искәрмәләр

  1. Татар грамматикасы. Т. 1. — Казан: Фикер, 1998.
  2. Ганиев Ф.А. Образование сложных слов в татарском языке. — М.: Наука, 1982.
  3. Ганиев Ф.А. Словообразование в татарском языке. — Казань: ИЯЛИ АН РТ, 2009. — 726 с.
  4. Ганиев Ф.А. Словообразование сложных слов в татарском языке. — Анкара, 2010. — 154 с.
  5. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2006=. — С. 29. — 335 с.
  6. Тумашева Д.Г., Гыйләҗиева А.Р. Хәзерге татарәдәби теле Сүз яалышы һәм морфология (практик һәм лаборатор эшләр өчен күрсәтмәләр һәм биремнәр). — Казан: КДУның офсет лаборат., 1988. — 34 б. с.
  7. Г. У. Алеева. Образование сложных слов в общественно-политической лексике татарского языка // Вестник Башкирского университета : журнал. — 2010. — № Т. 15. №3(I). — С. 1061-1064.
  8. Л.М. Маннапова. Закономерности образования парных слов // Вестник Чувашского университета : журнал. — 2008.
  9. Миргалиев Р. М. Парные слова в татарском языке: лексико-семантический и стилистический аспекты: дис. … канд. филол. наук: 10.02.02.. — Уфа, 2002. — 159 с.
  10. Сулейманова Д. Д. Лингвопоэтика парных слов в современной татароязычной прозе Башкортостана — Дилбәр БУЛАТОВА (рус.). dilbarbulatova.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2025.

Төркемнәр