Яңа Бүләк (Тукай районы)
Яңа Бүләк — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.
Тарихы
Яңа Бүләк авылы борынгы түгел. Аңа нибары ХХ гасырда гына нигез салына. Төгәлрәк әйтсәк, Яңа Бүләк авылына 1927 елда Таулык авылыннан 24, Бисте Башы авылыннан 16 хуҗалык килеп урнаша. Яңа Бүләк авылында беренче булып төпләнүчеләр: Сагытдинов Г., Зәйнуллин Г., Шакиров Г., Гайсин Ә., Гайсин Х. Алар урманнарны төпләп, иген игәргә җирләр әзерлиләр, йортлар төзиләр. 1928 нче елның 28 апрелендә Чаллы кантоныннан Зәки Госманов дигән берәү колхоз оештыруда “крестьяннарга ярдәмгә” килә. Беренчеләрдән булып колхозга 5 хуҗалык керә. Аңа “Өмет” дигән исем бирәләр.
Халкы
| 1949 ел | 245 кеше |
| 1958 | 237 |
| 1970 | 287 |
| 1979 | 234 |
| 1989 | 283 |
| 2002 | 298 |
| 2010 | 309 |
Авылда татарлар яши.
Күренекле кешеләре
- Илһам Шакиров - татар җырчысы.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.