Иштирәк (Тукай районы)
Иштирәк — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.
Халык саны — 540 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423879.
География
Чаллы шәһәреннән 30 км көньяк-көнбатыштарак, Аулаш елгасының югары агымы буенда.
Тарих
1678 дән Бачкеева Пустошь исеме белән мәгълүм, революциягә кадәрге чыганакларда Алансу авылы буларак та билгеле. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше, мич чыгару белән шөгыльләнә. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, Иштирәктә мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. 19 йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1002,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Минзәлә өязе Афанас волостенда. 1920 дән ТАССРның - Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Чаллы, 1972 нең 1 ноябреннән - Зәй, 1977 нең 26 декабреннән Тукай районында.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]
Демография
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.