Кызыл дөнья (гәҗит)

«Кызыл дөнья» (1920 елның 11 июленә кадәр «Яңа көч») — РКП (б) Самар губерна комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы һәм Идел аръягы хәрби округы органы.

Тарих

РКП (б) Самар губерна комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы һәм Идел аръягы хәрби округы сәяси идарәсе тарафыннан Самарда 1918 елның 18 октябреннән 1920 елның 11 июленә кадәр 1 ел да 8 ай «Яңа көч» исеме белән татар телендә нәшер ителгән. 1920 елның 11 июленнән 14 декабренә кадәр 5 ай «Кызыл дөнья» исеме астында чыгарылган. Барлыгы 98 саны чыккан. Гәҗиттә нигезләнү көненнән башлап, татар шагыйре, укытучы Хәйдәр Сәлимов эшли, басмада «Үзе» имзасы белән үткен сәяси темаларга язылган күпсанлы сатирик шигырьләрен һәм фельетоннарын бастыра.

Чыганаклар

  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.314.
  • Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956 ел, 423-425нче бит.
  • Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 213нче бит.

Искәрмәләр