Җирән гөмбә
Җирә́н гөмбә́ (лат. Lactarius deliciosus) — ал гөмбәчәләр гаиләсенә кергән сөтчел гөмбәләр ыруыннан гөмбә төре. Ашарга яраклы. Июнь-октябрь айларында очрый.
Ауразия, Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан территориясендә ылыслы урманнарда, күбесенчә яшь чыршылык һәм наратлыкларда очрый.
Кишер төсендә. Эшләпәсенең диаметры 3-11 см, үзәктә яшькелт боҗралары була, яшь гөмбәләрнең кырыйлары бөгелгән, өлгергән гөмбәләрнең - туры. Пластинкалары ябышып үскән яки аз гына салынкы, яшькелт тимгелле кызгылт-сары төстә. Сабы 2-6 см биеклектә, 1-2 см юанлыкта, цилиндрсыман, тигез, яшь гөмбәләрдә тыгыз, картларында куыш, эшләпәсе белән бер үк төстә. Йомшагы ак, эшләпә асты һәм сабы кызгылт, сынган урыны яшелләнә.
Сылтамалар
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Portál informačního systému ochrany přírody (чеш.) — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ https://files.knihi.com/preview/Knihi/sum/Hryby.2005.pdf/214_996x9999.jpeg
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ http://sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Australian Fungi ID (ингл.)
- ↑ https://bel.24health.by/shto-shukac-u-lese-15-vidau-grybou-yakiya-mozhna-esci-lyudzyam/
- ↑ https://files.knihi.com/preview/Knihi/Slounik/EP.djvu.zip/EP4.djvu/454_996x9999.jpeg
- ↑ 1 2 Index Fungorum (ингл.)
- ↑ Standard list on edibility of mushrooms in Norway