Җир алыш

Җир алыш
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
түбән

Җир алыш татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Малайлар ике метр чамасы диаметрлы түгәрәк сызалар һәм аны балалар санынча тигез итеп бүлгәләп чыгалар. Һәр малай үз бүлеме янына баса.

Шуннан соң балалар «1, 2, 3 ...» дип кычкырып чират билгелиләр. Пәкене сабына перпендикуляр итеп бөгәләр дә чират буенча шул түгәрәккә пәке ыргыталар. Һәр малай күршесенең җиренә кадатып, шул кадалган урыннан сызып, үз «биләмәсен» зурайта. Кем күбрәк җир ала ала, шул җиңүче була. Уен кагыйдәсе буенча, әгәр җиргә кадалган пәкенең сабы белән җир арасына ике бармак сыймаса, ул ыргыту хисапланмый, чират буенча икенче малай ыргыта.

Чыганаклар