Җиһанур Фазуллин
Җиһанур Фазуллин (1 май 1955 ел) — галим-математик, югары мәктәп эшлеклесе. Физика‑математика фәннәре докторы (2006), профессор (2007). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2014). Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011).
Тәрҗемәи хәле
Җиһанур Йосып улы Фазуллин 1955 елның 1 маенда Башкорт АССРның Колчура авылында туган.
1978 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1984 елдан шушы югары уку йортында эшли. 2010 елдан математика һәм мәгълүмат технологияләре факультеты деканы.
Фәнни эшчәнлеге
Гыйльми тикшеренүләре сызыклы операторларның спектраль теориясенә һәм аның математик физикадагы кушымталарына багышланган. 30 дан артык фәнни хезмәт авторы.
Гыйльми хезмәтләре
- Асимптотика собственных чисел и формула следа возмущения оператора Лапласа на сфере S2S2. В. А. Садовничий, З. Ю. Фазуллин. Матем. заметки, 77:3 (2005), 434–448
- Неядерные возмущения дискретных операторов и формулы следов Х. Х. Муртазин, З. Ю. Фазуллин Матем. сб., 196:12 (2005), 123–156
- Регуляризованный след двумерного гармонического осциллятора З. Ю. Фазуллин, Х. Х. Муртазин Матем. сб., 192:5 (2001), 87–124
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
- Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011).
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Башкорт энциклопедиясе — Фазуллин Җиһанур Йосып улы 2020 елның 27 октябрь көнендә архивланган. 2020 йылдың 27 октябрь көнөндә архивланган. [Тикшерелгән 28 апрель 2020]