Җәмил Зәйнуллин

Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин (рус. Габдулзями́ль Габдулха́кович Зайну́ллин; 11 июль 1946, Иске Кади, Татарстан АССР15 май 2020, Казан)-

Тормыш юлы

1946 елның 11 июлендә ТАССРның Беренче Май районы, Иске Кади авылында туган. Совет һәм Россия филолог-шәрык белгече. Филология фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004). Мөселман дин әһелләре гаиләсеннән, исеме бабасы хөрмәтенә кушылган.

1967 елда, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, КДУның филология факультетының читтән торып уку бүлегенә керә, әмма аны тәмамламый. Фарсы теле укытучысы һәм татар шагыйре Мостафа Ногман аны В. И. Ленин исемендәге Ташкент дәүләт университетының Шәрык факультетына укырга керергә күндерә, аны 1974 елда тәмамлый. Студент елларында ук, 1972–1973 елларда, тәрҗемәче сыйфатында Суданга җибәрелә. 1974–1981 елларда Гыйракта була; 1975 елның маенда А. Н. Косыгинның Сәддам Хөсәен белән рәсми очрашуында синхрон тәрҗемәче булып хезмәт итә[1].

1977 елдан Казан дәүләт университетында эшли. Филология фәннәре кандидаты (1988, диссертациясенең темасы: «Кәлилә вә Димнә татар әдәбиятында»), филология фәннәре докторы (1999, «XVIII — XX гасыр башы татар дини әдәбияты һәм аның стилистик-тел үзенчәлекләре» темасына фәнни доклад рәвешендәге диссертация).

1994 елда Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының шәрык телләре кафедрасы мөдире итеп сайлана, 2000 елда Шәрыкны өйрәнү институтына нигез сала һәм аның беренче директоры була (2011 елның сентябренә кадәр). Бер үк вакытта шәрык телләре кафедрасы мөдире һәм Конфуций институты директоры вазифаларын да башкара. 2011 елның сентябреннән — КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм шәрыкны өйрәнү институтының гарәп филологиясе кафедрасы мөдире (2013 елга кадәр) һәм Россия ягыннан Конфуций институты директоры.

2020 елның 15 маенда озакка сузылган авырудан соң вафат була[2][3][4][5]. Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җирләнгән[1].

Хезмәтләре

  • Зайнуллин, Джамиль Габдулхакович. Татарская версия «Калилы и Димны» (рукописные, литературные варианты и переводы): автореф. дис. …канд. филол. наук. — Казань, 1987. — 18 с.
  • Зайнуллин, Джамиль Габдулхакович. Словарь арабо-персидских заимствований. — Казань: Магариф, 1994. —143 с. ISBN 5-7761-0243-X
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Татарская историческая письменность на основе арабской графики: Самоучитель / Науч.ред. М. А. Усманов. — Казань: Магариф, 1998. — 95 с.
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Во имя Аллаха. Татарская богословская литература XVIII — начала XX веков и её языковые особенности / Науч. ред. Э. Р. Тенишев. — Казань: Магариф, 1999. — 238 с. ISBN 5-7761-0843-8
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Татарская богословская литература XVIII — начала XX веков и её стиле-языковые особенности : Дис. в виде науч. докл. д-ра филол. наук. 10.02.02. — Казань, 1999 .— 107 с.
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Учебно-методические задания для развития навыков устной речи на арабском языке: [(лингвострановедение)]. Казан. гос. ун-т, Ин-т востоковедения. — Казань: КГУ, 2002. — 166 с.
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Анас Бакиевич Халидов, 1927—2001. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2003. — 23 с. — (Выдающиеся ученые Казанского университета).
  • Зәйнуллин, Җәмил Габделхак улы. Фарсы телен өйрәнәбез: татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен. — Казан дәүләт ун-ты, Көнч. өйрәнү ин-ты. — Казан: [Ин-т востоковедения КГУ], 2005. — 176 б.
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович; Абдалла, Мухаммад. Арабский язык (египетский диалект): [учебное пособие]; Казан. гос. ун-т, Ин-т востоковедения. — Казань: [Казанский государственный университет], 2007. — 107 с.
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович; Абдалла, Мухаммад. Арабская риторика. — Казань : Казанский университет, 2012. — 110 с.
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Писатели современной арабской литературы Египта (XX век).— Казань : Казанский университет, 2012 . — 148 с. ISBN 978-5-00019-032-6
  • Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Возрождение и дальнейшее развитие востоковедения в Казанском университете в XX — начале XXI вв. — Казань: Изд. Академии наук РТ, 2016. — 84 с.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Азат Ахунов. «На выходе ко мне подошли и пожали руку: «Мы думали, что вы, советские, все безбожники!» Бизнес Online (24 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2020. Архивировано 2 декабрь 2020 года.
  2. Умер основатель института востоковедения КГУ Джамиль Зайнуллин. Бизнес Online (15 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2020. Архивировано 20 май 2020 года.
  3. Ушел из жизни Габдулзямиль Габдулхакович Зайнуллин. Институт международных отношений КФУ (15 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2020. Архивировано 27 февраль 2021 года.
  4. Из жизни ушел известный арабист Джамиль Зайнуллин. ТНВ (15 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2020. Архивировано 7 июнь 2020 года.
  5. Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат. Шәһри Казан (15 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2020. Архивировано 15 май 2020 года.

Әдәбият

Сылтамалар