Җәүдәт Миннәхмәтов

Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов (1955 елның 23 июне, Тимершык, Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе. «Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» ДКУ генераль директоры. Халыкара класслы спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (2016).

Тәрҗемәи хәле

Җәүдәт Миннәхмәтов 1955 елның 23 июнендә Татарстан АССРның Саба районы Тимершык авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе — Мидхәт — авыл советы секретаре, иминият агенты; әнисе — Шәмсүнә. 1974—1985 елларда студентлар төзелеш отрядларында эшли, төзелеш бригадаларын җитәкли.

1978 елда «галим-ветеринария табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария институтын, 1998 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлый.

1979—1986 елларда Казан шәһәренең җәмәгать туклануы идарәсе системасында эшли. 1986 елдан 1990 елга кадәр «Казан» ресторанын җитәкли.

1990—1996 елларда — Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, халык депутатларының район Советы депутаты.

1996—1998 елларда — Биектау районы администрациясе башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1]

1998—2020 елларда — «Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» ДКУ генераль директоры[2]. 2001 елда өлкән улы Ирек Миннәхмәтов белән бергә Татарстанда «Казан даруханәләре» даруханәләре челтәре төзи.

2006 елдан «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасын җитәкли[3].

2013 елдан — «Билбау көрәше буенча Халыкара федерация» иҗтимагый оешма президенты.

2020 елның августыннан — «Татарстан Республикасының инженер челтәрләре баш идарәсе» дәүләт учреждениесе генераль директоры[4].

Гаилә

1979 елда өйләнгән. Хатыны Фәридә белән бергә өч бала үстерә.

Улы — Ирек (1980—2020), «Татспиртпром» АҖ генераль директоры, эшмәкәр, спортчы. Россиянең спорт остасы. 2020 елның 13 мартында вафат була[5].

Кызы — Лилия (1987), эшмәкәр.

Улы — Радик (1988), «Казан-Арена» АҖ генераль директоры, спортчы. Россиянең спорт остасы.

Бүләкләр

Искәрмәләр

  1. Миннахметов Джаудат Мидхатович  [рус.], Татцентр. 1 июнь 2018 тикшерелде.
  2. Миннахметов Джаудат Мидхатович (рус.). fondgaz.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2018.
  3. Президент  [рус.], Международная Федерация Борьбы на Поясах Корэш. 1 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-04-16, retrieved 2021-08-12 
  4. Миннахметов Джаудат Мидхатович. Фонд «Возрождение» – Болгар. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  5. Умер известный бизнесмен Ирек Миннахметов. Бизнес Online (13 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  6. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (20 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.