Үлгән туп

Үлгән туп
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы
Физик активлык
уртача

Үлгән туп татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Уйнаучылар араларында ике адым урын калдырып түгәрәкләнеп тезеләләр. Алар баскан урыннарыннан кузгалырга тиеш түгел. Уртада тупны түгәрәктәгеләргә биреп тору өчен бер бала билгеләнә. Туп һәрвакытта сикергәләп торырга тиеш. Шуңа күрә уйнаучылар сугып, җирдән сикертеп, бер-берсенә җибәрәләр. Әгәр арадан берәрсе тупка кулын тидереп тә суга алмыйча аны сикерүеннән туктатса, туп «үлгән» булып исәпләнә һәм уенчы уртадагы кешене алмаштыра. Аннан соң уен яңадан башлана. Уртадагы уенчы аның урынына баса.

Чыганаклар