Үлмәскол Шакиров

Үлмәскол ШакировСоветлар Союзы Герое.

Үлмәскол Шакир улы Үлмәсколов 1922 елда Ɵфə губернасының Бөре өязе Асау авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә (хәзер Башкортстанның Балтач районы). Җиденче сыйныфны тәмамлагач, „Үрнәк” колхозында эшли. 1941 елның июль аенда Кызыл Армия сафларына алына.

1941 елның ʜоябpь аеннан ут эчендә. Беренче Балтыйк буе фронты 179 укчылар дивизиясенең 259 полкында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Өч тапкыр яраланып госпитальдә дәвалана.

179 дивизия Литваны фашистлардан азат итү өчен сугыш алып бара. Шакировның отделениесенә стратегик әһәмияткә ия күперне саклау бурычы куела. Көтмәгәндә күпергә немецлар һөҗүм итә. Аяусыз сугыш башлана, cержаʜт Шакиров берүзе кала. Ул сугышчан бурычны намус белән үти. Төп көчләр килгәнче, фашистларны үткәрми. Шуның белән күперне шартлатудан саклап кала.

1944 елның 2 июнь көне. Белоруссияне азат итү өчен каты сугышлар бара. Дошман оборонасын өзү, Шумилино-Витебск шоссесена чыгып, бу үзәк трассада ныгынырга приказ бирелә.

Үлмәс Шакиров хезмәт иткән взвод дошманның көчле утына эләгә. Взвод командирын дошман утыннан һәлак була. Өлкән cержаʜтның взвод белән җитәкчелекне үзе алып, „Алга, Ватан өчен” дип атакага күтәрүе генә хәлне үзгәртә. Полк дошманның оборонасын өзеп күрсәтелгән районда ныгый. Дошман ничек кенә булса да, үз позициясен алырга тырышып, контрһөҗүмгә күчә. Шакиров взводы 3 контрһөҗүмне кире кага. Якташыбыз бу сугышта 15 фашистның гомерен өзә. Менә шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордины һәм 4135 номерлы Алтын йолдыз медале тапшырыла.

1944 елның июль ае. Көнбатыш Двина елгасын Кызыл Армия күп югалтулар белән булса да кичә. Өлкән cержаʜт Үлмәс Шакиров взводы 13 кешедән торган дошман төркеменә юлыга. Килеп туган хәлне тиз генә аңлап якташыбыз төркемгә граната ыргыта. Шартлау яңгырый. „Хенде хох!” боерыгы яңгырый. Шартлаудан ике фашист үтерелә, ә калганнары кулларын күтәрәләр. Шулай итеп, райондашыбыз, 2 офицердан һәм 9 солдаттан торган төркемне кулга алып, үзебезнекеләргә тапшыра.

Үлмәс Шакирович 1941-1945 елларда Ватан сугышында була. 1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, күп гомерен балалар белән эшләүгә багышлый.

Чыганаклар

  1. Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1