Үтәмеш-Гәрәй
Үтәмеш-Гәрәй (рус. Утямыш-Гирей; 1546 — 21 июнь 1566) — Казан ханлыгы ханы, Сафа-Гәрәй һәм Сөембикәнең улы, нугай бәге Йосыф оныгы[1].
Тормыш юлы
1549 елда атасы Сафа Гәрәй кинәт вафат булганнан соң, ике яшендә тәхеткә утыртыла. Яшь хан каршында регент аның әнисе Сөембикә була. Кырым династиясе вәкиле булганга күрә, 1551 елда Казан аксөякләренең кырымлыларга каршы фетнәсеннән соң, казанлылар тарафыннан әнисе Сөембикә белән бергә русларга тапшырыла[2].
Сөембикәне элекке Казан хакиме, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Ә ханзадә Иван Грозный сараенда тәрбияләнә. Үтәмешгәрәйнең бабасы Йосыф би кызын һәм оныгын кире кайтарырга тырыша, ләкин IV Иваннан кире җавап ала, ул болай дип белдерә: «… аның оныгы Үтәмешгәрәйне үзебездә угыл урынына тотабыз… үсеп җиткәч, без аны яхшы йорт (биләмә) белән бүләкләргә телибез…»[1].
1553 елда Чудо монастыренда чукындырыла, аңа Александр исеме бирелә. Рус чыганакларында Александр патша дип йөртелә. «Лицевой летописный свод» миниатюраларында берничә тапкыр, шул исәптән Анастасия Романовнаны җирләү күренешендә дә, сурәтләнә[3].
1563 елда Александр патша, патша Иван Васильевичның дәүләт полкы составында, ул чакта Бөек Литва кенәзлегенә кергән Полоцкка яуда катнаша.
1566 елның 11 июнендә егерме яшендә вафат була, Мәскәү Кремленең Архангельск соборында патшаларча хөрмәт белән җирләнә[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 И. Р. Валиуллин. Утямыш-Гирей (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Правители Казани: Утемыш-Гирей [неопр.]. sntat.ru (17 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Тринадцатый казанский хан — Утямыш Гирей - История в лицах (рус.). www.kul-sharif.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Великий князь Николай Михайлович. Московский некрополь. — С-Пб: Типография М. М. Стасюлевича, 1907. — Т. I. — С. 19.
Чыганак
- Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551—1561 гг. Казань, 2006.
Әдәбият
- Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.
- История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.