Әбде вулысы

Әбде вулысы (тат. ئەبدىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Абдинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Елыш, Сатыш, Иске Җумыя, Петропавел, Кабык Күпер һәм Шомырбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 10026 кеше яшәгән.[1] 1920-елларда Кабык Күпер вулысы исәбенә зурайтыла. 1920-елларның азагында бетерелә.

Искәрмәләр