Әбүзәр Айдамиров

Әбүзәр Абдулхаким улы Айдамиров (рус. Абуза́р Абдулхаки́мович Айдами́ров; 29 октябрь 1933, Мескита[d], Ножай-Юрт районы[d]27 май 2005, Мескита[d], Чечня) — Совет һәм чечен язучысы, шагыйре, чечен әдәбияты классигы. Чечен-Ингушетия АССРның халык язучысы (1977), Чечен Республикасы Язучылар берлегенең рәисе (2004—2005)[1].

Тормыш юлы

Сөрген елларында кырчылык бригадасында хисапчы, мәктәп китапханәчесе, совхозның баш бухгалтеры урынбасары булып эшли. Чечен-Ингушетия АССРы торгызылгач, туган ягына кайта.

1957—1987 елларда туган авылында чечен теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли[2].

Язучы 1963 елда Чечен-Ингушетия дәүләт педагогика институтының  [рус.] тарих-филология факультетын тәмамлый. 1964 елда ССРБ Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 1967—1969 елларда ССРБ Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969—1989 елларда Чечен-Ингушетия АССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора. Күпьеллык педагогик эшчәнлеге өчен югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә[2].

Әбүзәр Айдамиров 30 ел дәвамында Ножай-Юрт район советы депутаты булып эшли, 1989—1993 елларда, Чечняда Джохар Дудаев хакимияткә килгәнче, РСФСР Югары Советы депутаты да булган. 2004 елда, Чечен Республикасы Язучылар берлеге яңадан торгызылганнан соң узган беренче съездда, ул әлеге оешманың рәисе итеп сайлана[3].

Әбүзәр Айдамировның кызы Машар — шулай ук язучы.

Иҗаты

Төп мәкалә: Озын төннәр  [рус.]

Әбүзәр Айдамировның беренче хикәясе 1957 елда басыла. 1970 елларда Айдамиров сүзләренә, Али Димаев музыкасына язылган җыр соңрак Ичкерия Чечен Республикасының гимны сыйфатында кулланыла.

Айдамиров — XIX гасырдагы Кавказ сугышлары турындагы тарихи трилогия авторы: «Озын төннәр» («Долгие ночи»)[4], «Таулардагы яшен» («Молния в горах») һәм «Давыл» («Буря»). Романнар гарәп, төрек, француз һәм башка Европа телләренә тәрҗемә ителгән[4].

Язучының иң мөһим әсәре — «Озын төннәр» трилогиясенең беренче романы[5]. Язучы КПСС өлкә комитеты күрсәтмәләре буенча әсәргә үзгәрешләр кертергә ризалашмаганга, әсәр ун ел буе басылмаган. 1972 елда нәшер ителеп, озак вакыт яшерен тыю астында торган роман 1996 елда рус теленә тәрҗемә ителгән, 1998 елда гарәп телендә басылып чыккан.

Хәтер

Грозныйдагы Әбүзәр Айдамиров урамы
  • 2006 елда Әбүзәр Айдамиров исемендәге әдәби-мемориаль музей ачыла[6];
  • 2008 елда Грозный шәһәрендәге Б. Хмельницкий урамына Әбүзәр Айдамиров исеме бирелә[7];
  • Әбүзәр Айдамиров урамнары Толстой-Юрт[8], Ишхой-Юрт[9], Джалка[10] һәм башка берничә авылда бар;
  • 2013 елның 30 октябрендә, Әбүзәр Айдамировның тууына 80 ел тулу уңаеннан, Чечен Республикасының Милли китапханәсенә аның исеме бирелә[11];
  • 2018 елның ноябрендә «Кириллица сарае» («Двор кириллицы») мәдәни-тарихи комплексының Язучылар аллеясында Әбүзәр Айдамиров бюсты куела[12].

Библиография

Әбүзәр Айдамиров китаплары
Әбүзәр Айдамиров исемендәге әдәби-мемориаль музей

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (17.06.1981);
  • Халыклар дуслыгы ордены (15.08.1991)[14];
  • Чечен-Ингушетиянең халык язучысы (1977);
  • «ССРБ мәгариф отличнигы» (1985);
  • Чечен дәүләт университетының мактаулы профессоры (1993);
  • Чечен Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1993);
  • «РСФСР мәгариф отличнигы» (1997);
  • Чечен Республикасының халык укытучысы.

Искәрмәләр

  1. В Доме печати почтили память народного писателя ЧР А. Айдамирова. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2013. Архивировано 20 октябрь 2019 года.
  2. 1 2 Творчество Абузара Айдамирова – бесценное культурное наследие чеченского народа. Вести Чеченской Республики (6 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2025.
  3. Беседа «Женщина и литература» 2020, Грозный — дата и место проведения, программа мероприятия. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2025.
  4. 1 2 Судьба Абузара Айдамирова и его романа «Долгие ночи». cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2025.
  5. Лекция «Отец и сын» (из мемуаров А.Айдамирова). 2022, Ножай-Юртовский район — дата и место проведения, программа мероприятия. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2025.
  6. Музей Абузара Айдамирова в селении Мескеты — Чеченский государственный академический театр им.Х.Нурадилова (рус.). www.teatrnuradilova.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  7. Улица им. Б. Хмельницкого переименована в улицу имени Абузара Айдамирова. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2017. Архивировано из оригинала 14 ноябрь 2017 года.
  8. Почтовый индекс улица Айдамирова, с. Толстой-Юрт. index.kodifikant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2017.
  9. Улица имени Абузара Айдамирова (рус.). cbsnozhay.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  10. Улица Айдамирова (рус.). yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  11. История библиотеки – ГБУ «Национальная библиотека Чеченской Республики им. А.А. Айдамирова» (рус.). chechenlibrary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  12. Во «Дворе кириллицы» установили бюсты поэтам из Калмыкии, Бурятии, Чечни и Болгарии - Новости -. 29 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  13. Айдамиров Абузар Абдулхакимович – ГБУ «Национальная библиотека Чеченской Республики им. А.А. Айдамирова» (рус.). chechenlibrary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  14. «Ведомости Съезда народных депутатов СССР и Верховного Совета СССР», № 34 за 1991 год, ст. 976

Әдәбият

  • Муса Гешаев. Знаменитые чеченцы. — М.: Мусаиздат, 2006. — Т. 4. — С. 92—125. — 708 с. — 2000 экз.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә