Әбү Йосыф

Әбү Йосыф (731 яки 735 — 795 яки 798) — фәкыйһ (фикъһ белгече), Әбү Хәнифәнең шәкерте. Һади (785-786) һәм Һарун әр-Рәшит (786-809) дәверендә Багдадта казый булган. Һарун әр-Рәшит йөкләмәсе буенча «Китаб әл-хираҗ» («Салымнар турында китап») әсәрен язган. Бу китап Габбасиләр хәлифәлегенең иҗтимагый-икътсади тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.