Әгерҗе кантуны
Әгерҗе кантоны (рус. Агрызский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1921—1924 елларда гамәлдә торган.
Тарих
Әгерҗе кантоны 1921 елның 3 декабрендә Алабуга кантоныннан аерылып чыгу юлы белән төзелә.
1924 елда юкка чыгарыла, ә территориясе кире Алабуга кантоны составына кертелгән.