Әйлән би, сәйлән би

Әйлән би, сәйлән би
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Әйлән би, сәйлән битатар халык уены.

Уйнау тәртибе

Элек күбрәк кызлар арасында уйналган. Җыр белән чакырып уртага чыгарылган кыз берәр эш эшләргә тиеш була. Җыры:

Әйлән би, сәйлән би,
Атаң сине бирәм, ди;
Бирсә бирсен үз кызын,
Җыйсын авыл картларын;
Котлап салсын малларын,
Әлләлисе, хөрмәлисе,
Кашы-күзе сөрмәлесе,
Бу дөньяда бик сирәк.
Ак кирәк, күк кирәк,
Кара кашлы, зифа буйлы
«Биби» атлы кыз кирәк!

Яки җырны бетергәндә:

Әйлән, бәйлән,
Уртасында бер сәйлән! —

дип, уртага бер кызны чыгаралар да, ул кул чабып үз тирәсендә әйләнә. Түгәрәктәгеләр биеп, куллары белән әйләнеп-бәйләнеп бетәләр.

Чыганаклар