Әлки вулысы (Спас өязе)
Әлки вулысы (тат. ئەلكى ۋولىٰسىٰ, рус. Алькеевская волость, чуаш. Элкей вулăсĕ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Иске Әлмәт (Чистай өязе), Юхмачы, Күзничиха, Матак, Рамадан һәм Мораса вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 12393 кеше яшәгән.[1] 1920-елларның уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Әлки районына кушыла.