Әлмәндерек
| Әлмәндерек | |
|---|---|
| күп | |
| түбән | |
Әлмәндерек — татар халык уены.
Уйнау тәртибе
Бу уен яз, җәй көннәрендә өй-йорт араларында, такта-бүрәнә ише нәрсәләр булган җирдә уйнала.
Бер тактаны бүрәнә яки шуның сыман берәр нәрсә өстенә аркылы куеп, баш-башына ике бала утырып яки басып, бер өскә, бер аска талпынып, атынып уйныйлар. Атынганда кара-каршы әлмәндерек әйтешәләр:
— Әлмәндерек!
— Чүлмәндерек.
— Син аста!
— Мин өстә!
— Син чүптә!
— Мин күктә.
— Гаффар үлгән.
— Җаббар күмгән.
— Нүп-лә.
— Һүп-лә!
Чыганаклар
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.