Әлфия Акбутина

Әлфия Носрат кызы Акбутина (баш. Әлфиә Носрат ҡыҙы Аҡбутина, 9 октябрь 1955, Югары Эткол[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Совет һәм Россия башкорт журналисты, тәрҗемәче. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).

Тормыш юлы

1955 елның 9 октябрендә БАССРның Макар районы, Югары Эткол авылында туган. 1972 елда БАССРның Нуриман районы, Иске Кол авылында урта мәктәпне, аннан Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

Университеттан соң, «Ленинсы — Ленинец» газетасы редакциясендә эшли.

1978 елдан 1995 елга кадәр — «Башкортостан» республика газетасында корректор, хәбәрче, бүлек мөдире. 1995 елдан — «Башкортостан» газетасының җаваплы сәркатибе, соңрак баш мөхәррир — директор урынбасары.

2011–2014 елларда — «Башкортостан кызы» журналының баш мөхәррир — директоры урынбасары.

2016 елдан 2017 елның апреленә кадәр — «Йәйгор» төбәк газетасының Нуриман районы буенча хәбәрчесе[2].

Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемә һәм иҗтимагый эшчәнлеге

Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы терминология комиссиясе әгъзасы була. Инҗил тәрҗемәсе институтының башкорт тәрҗемә төркеменә керә, Иске Гаһедне башкорт теленә тәрҗемә итүдә катнаша. «Башкортстан энциклопедиясе» тәрҗемәсе проекты авторларының берсе.

Бүләкләре һәм исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Альфия Акбутина — Лауреат Республиканской премии (рус.). Shagit.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2024.
  3. Указ Президиума ВС РБ от 11.03.1993 № 6-2/91г «О награждении Почетной грамотой Президиума Верховного Совета Республики Башкортостан работников редакции газеты „Башкортостан“».
  4. БР хөкүмәте карары N 904-р 04.10.2005

Әдәбият

  • Рамазанов Р. Творческий почерк Альфии Акбутиной : журналистка, переводчица // Республика Башкортостан. − 2010. − 28 октября. — С. 3.
  • Акбутина Альфия Нусуратовна // Ишимбайская энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — С. 63. — 656 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-88185-205-4.

Сылтамалар