Мифтахов Әмир Рөстәм улы

Әмир Мифтахов (рус. Мифтахов Амир Рустемович, 26 апрель 2000, Казан) — Россия хоккейчысы, капкачы.

Тормыш юлы

Әмир Мифтахов 2000 елның 26 апрелендә Казан шәһәрендә туа.

Уен карьерасы

Казанның «Ак Барс» хоккей мәктәбе шәкерте, аның барлык этапларын узган һәм 2016/2017 сезонында «Ирбис» яшьләр командасы составында МХЛ дәрәҗәсендә тотрыклы чыгыш ясый.

2017/2018 сезонында Югары хоккей лигасында «Ак Барс»ның «Барс» фарм-клубы клубы өчен чыгыш ясый башлый.

2019/2020 сезонында, 2019 елның 29 ноябрендә, КХЛда «Сочи»га каршы матчта, бер алка керттереп һәм шул ук вакытта үз капкаларына 19 ыргытылган алканы кире кайтарып, дебют ясый[1].

2020 елда НХЛ драфтында алтынчы раундта гомуми 186 нчы номер астында «Тампа-Бэй Лайтнинг» клубы тарафыннан сайлап алына. Контрактны имзалаганнан соң, АХЛда чыгыш ясаучы «Сиракьюз Кранч» фарм-клубы капкасын саклый.

2022 елда кире Россиягә кайтты һәм «Ак Барс» өчен чыгыш ясавын дәвам итә.

2025 елның июлендә «Каролина Харрикейнз» командасы белән бер еллык контракт төзи[2][3].

Җыелма командада

Россиянең төрле яшьтәге яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командаларына чакырыла. Чиләбедә һәм Магнитогорскта юниорлар командалары арасында хоккей буенча дөнья чемпионатына U-18 җыелма командасы составына чакырыла. Бу турнирда биш матчта уйный. Шул ук елны Иван Глинка мемориалында катнаша. 2018 ел ахырында Канаданың Ванкувер һәм Виктория шәһәрләрендә 2019 елгы дөнья чемпионатында катнашу өчен U-20 җыелма командасы составына чакырыла[4]. Россия җыелма командасы бу турнирда өченче урынны яулый, Мифтахов бозга чыкмый.

2019 елда, Чехиянең Острава һәм Тршинец шәһәрләрендә узган 2020 елгы дөнья чемпионатында катнашу өчен U-20 җыелма командасына чакырыла. Россия җыелма командасы бу турнирда икенче урынны били, Мифтахов биш матчта чыгыш ясый, шулар арасына Канада җыелма командасына каршы финал уен да бар[5].

Казанышлар

  • Bronze medal icon.svg 2019 елгы дөнья чемпионатының бакыр призёры;
  • Silver medal icon.svg 2020 елгы дөнья чемпионатының көмеш призёры.

Искәрмәләр

  1. Антон Мозговой. Мифтахов дебютирует в КХЛ в матче «Ак Барс» — «Сочи». www.championat.com (29 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
  2. Клуб НХЛ «Каролина» подписал контракт с российским вратарем Мифтаховым (2025-09-02). 1 июль 2025 тикшерелде.
  3. «Ак Барс» объявил об уходе 25-летнего Мифтахова. Вратарь подписал контракт с «Каролиной» (рус.). БИЗНЕС Online (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
  4. Молодежная сборная России по хоккею начала подготовку к чемпионату мира. www.rg.ru (4 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
  5. Сборная России проиграла Канаде и стала второй на молодежном ЧМ по хоккею. Татар Информ (5 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.