Әнфәл сүрәсе
Эчтәлеге
Сүрәдә сугышның кайбер кагыйдәләре һәм кануннары карала, шуалай ук: бу сугышка китерүче факторлар, җиңү сәбәпләре һәм аны яулаганда мораль көчнең роле. Хәрби табышны бүлү кагыйдәләре карала. Әл-Әнфәл сүрәсендә Бәдер сугышы турында, аңа хәтлек һәм аңардан соңгы вакыйгалар турында сөйләнелә. Бу сугышның сәбәпләре (Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм һәм мөселманнарны җәфалау һәм ахыр чиктә - аларны Мәккәдән куу) турында әйтелә. Сугышка әзерлек һәм, әгәр дә дошман риза булса, солых төзү кирәклеге турында сөйләнелә.
Сүрәнең ахырында мөселманнарның бер-берсенә ярдәм итешүе һәм дин, исламның үсүе һәм көчәюе өчен җиһәд алып барырга кирәклеге әйтелә.