Әпсәләмов
Әпсәләмов, Әбсәләмов — татар фамилиясе. Әпсәләм (Габсәләм) исеменнән ясалган.
- Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979), татар язучысы, Тукай премиясе лауреаты (1959).
- Минзакир Әпсәләмов (1896-1981), генерал-майор (1940), хәрби фәннәр докторы.
- Мөслим Әпсәләмов (1932—2009), укытучы, прозаик һәм публицист. БАССР атказанган укытучысы (1983).
- Рафаил Әбсәләмов (1950), табиб. БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
- Салават Әпсәләмов (1954—2005), физика‑математика фәннәре докторы (2005).
- Альбина Әпсәләмова, язучы.