Минзакир Әпсәләмов

Минзакир Әпсәләмов (Минзакир Габдрахман улы Әпсәләмов, рус. Минзакир Абдурахманович Абсалямов) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1940), хәрби фәннәр докторы.

Тәрҗемәи хәле

Армиядә

35- запастагы Себер укчы полкында рядовой, өлкән унтер-офицер, 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң рота командиры булып хезмәт итә. Октябрь инкыйлабында 3- гренадер бригадасында солдатлар комитеты әгъзасы, 11- армиянең батальон мөселман сугышчылары комитеты сәркатибе. 1918 елның маенда Ровно шәһәрендә (ул вакытта Польша составында) алманнарга әсирлеккә эләгә. Ун айдан азат ителә, аклар хәрәкәтенә кушыла, Акмәчеттә (Кырым) каравыл командасында взвод унтер-офицеры. 1919 елның апрель-августында Көньяк фронтта Кызыл Армиянең партизаннар отряды командиры, Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәисенең иптәше.

Хезмәт юлы

Хәрби академиядә

1938, октябрь1940, сентябрь М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә: тактика кафедрасы укытучысы, махсус факультетның курс башлыгы, разведка кафедрасы башлыгы. Махсус бурычны үтәү өчен чит илләрдә озак вакытка сузылган командировкада була.

Фин сугышында

1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Баш разведка идарәсенең генерал-майоры (04.06.1940) дәрәҗәсен ала. 1940 ел башыннан сугыш тәмамланганчы Төньяк-Көнбатыш фронты штабы разведка бүлеге башлыгы.

Бөек Ватан сугышында

Сугыштан соң

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Алексеев М.А., Колпакиди А.И., Кочик В.Я. Хәрби разведка энциклопедиясе . 1918-1945 . М., 2012. [рус.]
  2. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189

Искәрмәләр

  1. ГРУ җитәкчелеге белән конфликттан соң

Сылтамалар