Әсаф Үтәшев


Әсаф Шәрәф улы Үтәшев (рус. Асаф Шарафович Утяшев; 27 май 1924, Урта Балтай, Татарстан АССР16 гыйнвар 2016, Борнаш (Апас районы), Татарстан Республикасы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, разведчик; капитан. Алман теле укытучысы.

Тормыш юлы

1924 елның 27 маенда Татарстанның Апас районы, Урта Балтай авылында укытучы гаиләсендә туган. 7 яшендә гаиләсе белән Казанга күченә. Мәктәпне тәмамлауга, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнаша.

Бөек Ватан сугышында

1943 елның февралендә Казан шәһәренең Молотов районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. Разведчиклар әзерли торган хәрби училищега җибәрелә, анда бер ел укый.

Кече лейтенант дәрәҗәсендә I Беларус фронты штабына, күзәтчелек идарәсенә күзәтүче-диверсия төркемнәрен әзерләүгә җибәрелә. Берничә тапкыр күзәтчелек төркеме составында, 150—200 чакрымга Вермахт тылына хәрби бирем үтәргә, дошманнардан мәгълүмат җыярга җибәрелә. Өч төркемгә бүленеп дошман тылына үтеп керәләр. Мөһим бурычны үтәргә төркемнәр әзерлиләр. Беренче төркем фашист тылына җибәрелә, ләкин әйләнеп кайтмый. Чират Әсаф Үтәшев төркөменә җитә, тик алар ике фронт сызыгы уртасында артиллерия утына эләгәләр, төркеменең бөтен кешесенең исемен-фамилиясен атап, алманнар әсирлеккә бирелергә чакыралар. Артка чигенергә дә, алга барырга да мөмкинлекләр булмый. Бар яктан ут астында калалар. Һөҗүм туктаганнан соң, төркемнән командир белән Әсаф Үтәшев кына исән кала.

undefined

Сугыш дәверендә концлагерь тоткыннарын, Будённый исемендәге ат зоводын фашистлар кулыннан азат итә. Сугыш ахырына кадәр хезмәт итеп, Җиңүне Берлинда каршылый.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Әсаф Шәрәф улы армиядә хезмәт итә: Германиядә совет гаскәрләре составында, Чита шәһәрендә Байкал арты хәрби округында, Монголиядә була. 1949 елда Австриядә хәрби бурыч үти. Аннан Казанга кайта.

2016 елның 16 гыйнварында вафат була.

Гаиләсе

undefined

Әсаф Шәрәф улы 1967 елда өйләнеп Апас районының Борнаш авылына кайта. Мәктәптә алман теле укытучысы булып эшли, тормыш иптәше Рокыя Шәрәфетдин кызы шул ук мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы була[1]. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр, 10 оныклары бар.

Бүләкләре

  • «Кызыл Йолдыз» ордены[2];
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
  • «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале;
  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
  • «Берлинны алган өчен» медале;
  • «Варшаваны азат иткән өчен» медале.

Искәрмәләр

  1. Борнаш урта мәктәбе. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026. Архивировано 24 гыйнвар 2022 года.
  2. Утяшев Асаф Шарафович (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.

Сылтамалар