Әхмәтҗан Мостафин (1860)
Әхмәтҗан Мөхәммәтрәхим улы Мостафин (1860, Татар Кынадысы, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе — 15 ноябрь 1938, Казан) — мөселман дин эшлеклесе, педагог һәм журналист.
Тәрҗемәи хәле
Әхмәтҗан Мөхәммәтрәхим улы Мостафин 1860 елда Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсе), Татар Кынадысы авылында туа. Туган авылындагы мәдрәсәдә белем алгач, 1890 елда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1894 елдан — "Мөхәммәдия"нең мөдәррисе һәм уку-укыту эшләре мөдире була. Галимҗан Барудиның ышанычлы ярдәмчесе буларак, мәдрәсә белән җитәкчелек итүне дә вакытлыча үз өстенә ала.[2]
Әхмәтҗан Мостафин гарәп теле һәм педагогия фәннәрен укыта. Ул Хәсән Тәүфыйк Мисрыйның педагогия буенча китабын тәрҗемә итә. Бу хезмәт башта «Әд-дин вә әл-әдәб» һәм «Шура» журналларында басыла, 1907 елда аерым китап булып нәшер ителә. Ул — шулай ук «Төрки сарыф» (1905), «Төрки нәхве» (1914) һәм башка дәреслекләр авторы[2].
1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң милли хәрәкәттә актив катнаша. Казан мөселман комитеты составына керә. 1917 елда I Бөтенроссия мөселман укытучылары корылтаенда чыгышлар ясый, программалар һәм дәреслекләр мәсьәләләрен күтәрә. «Укытучы» журналының нәширләреннән берсе була. Мәкаләләре «Дин вә әдәп», «Шура» журналларында басыла. Бөтенроссия мөселман укытучыларының I корылтае вәкиле буларак, Бөтенроссия мөселманнарының I корылтаена делегат итеп җибәрелә[2].
1918 елда Милләт Мәҗлесе депутаты була[2].
Репрессия һәм аклану
1931 елда кулак-муллалар төркемендә катнашуда гаепләнеп кулга алына, ләкин эш туктатыла. 1938 елның 10 гыйнварында кабат кулга алына. 1938 елның 14 ноябрендә НКВД өчлеге тарафыннан 58-2, 58-6, 58-11 маддәләре буенча үлем җәзасына хөкем ителә. 1938 елның 15 ноябрендә Казанда атып үтерелә. 1990 елның 22 мартында тулысынча аклана[2][3].
Искәрмәләр
- ↑ http://www.myjulia.ru/data/cache/2011/02/13/670910_9175-650x650.jpg
- ↑ 1 2 3 4 5 Мәшһүр милләттәшебез — Әхмәтҗан хәлфә. Intertat. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
- ↑ Мустафин (Мөстафин), Ахметзян Рахимович. Светландия. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
Сылтамалар
Мәшһүр милләттәшебез — Әхмәтҗан хәлфә // Intertat Мустафин (Мөстафин), Ахметзян Рахимович // Светландия (Татарстан Республикасының Хәтер китабы нигезендә)