Әхмәт Әхмәров
Әхмәт Әхмәров (1920-1978) - Ярославль шин заводында автопокрышка җыючы, Социалистик Хезмәт Герое .
Биография
Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәров 1920 елның 15 маенда Куйбышев өлкәсенең Ставрополь районы Татар Выселкасы авылында туган.
1929-1932 елларда авыл мәктәбендә 3 сыйныф тәмамлый. 1933 елда аларның гаиләсе Ярославльгә күченә.
1936-1938 елларда «Заводострое»да штукатур булып эшли. Шул ук вакытта Эшче яшьләр мәктәбенең 5 сыйныфын тәмамлый. 1938 елның июленнән Ярославль шин заводында автопокрышка җыючы булып эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1-нче гвардия һава-десант дивизиясе составында разведчик булып хезмәт итә.
Киев, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Манчжуриядә сугыша. Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, Ленин ордены, "Батырлык өчен" "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләренә лаек була. 1946 елның декабрендә ул демобилизацияләнә. Ярославль шин заводына кайта. Яхшы күрсәткечләре өчен предприятиедә беренчеләрдән булып шәхси клейм белән эшләү хокукына ия була. Әхмәров турында барлык үзәк газеталар да яза.
Эшче корреспондентлар мәктәбен тәмамлый. "Правда", "Советская Россия", "Труд", "Северный рабочий" кебек матбугат битләрендә мәкаләләре басыла.Ике брошюра авторы - «Загадка упрямца» (1963) һәм «Я рабочий» (1973).
Өч ел буе өлкә советы депутаты булып эшли. Өлкә контроль комитетына керә. 1978 елда вафат була.
Хәтер
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Ике тапкыр "Хезмәт батырлыгы өчен" медале
- Социалистик Хезмәт Герое
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Әхмәт Әхмәров
- Кокорнова О. М. Ахмеров Ахмет Ибатулович. I Гвардейская Воздушно-Десантная Звенигородско-Бухарестская Краснознамённая ордена Суворова дивизия
- Лежневский В. Ахмеровский почерк // Северный край. — 2010. — № 133 (27 июля): портр.