Әшимҗан Әхмәтов

Әшимҗан Сөләйман улы Әхмәтов (рус. Ахметов, Ашимжан Сулейменович; 23 февраль 1950, Түле би (Җамбыл өлкәсе), Җамбыл өлкәсе15 сентябрь 2012, Тараз) — Казакъстан дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим; техник фәннәр докторы (1992), юридик фәннәр кандидаты, профессор, Казакъстан Республикасы Милли инженерлык академиясе (КР МИА) академигы.

Тәрҗемәи хәле

Әшимҗан Сөләймән улы Әхмәтов 1950 елның 23 февралендә Җамбыл өлкәсенең Шу районы, Новотроицкое (хәзерге Түле би) авылында туа[4].

1973 елда Ленинград технология институтын «инженер-химик-технолог» белгечлеге буенча һәм 1978 елда шул ук институтның аспирантурасын тәмамлый[5].

Хезмәт юлын 1973 елда Җамбыл «Химпром» җитештерү берләшмәсендә аппаратчы, смена башлыгы булып башлый.

1973—1975 елларда — комсомол комитеты секретаре, ҖГМТИ укытучысы.

1978—1989 елларда — өлкән укытучы, доцент, проректор, декан, партком секретаре, ҖГМТИ кафедра мөдире.

1989—1992 елларда — Санкт-Петербург технология институты докторанты, «Казакъстан — Санкт-Петербург» АСПЭК даими вәкиллегенең генераль директоры.

1992—1993 елларда — «Каратау» АХК беренче вице-президенты.

1993—1994 елларда — «Инко» уртак предприятиесе (Казакъстан — Лихтенштейн) генераль директоры.

1994 елда — Казакъстан Республикасы Югары Советының Фән, мәгариф һәм яңа технологияләр комитеты рәисе урынбасары, яңа технологияләр буенча подкомитет рәисе[4].

1994—1995 елларда — Казакъстан Республикасы Югары Советының Сәнәгать, энергетика, транспорт һәм элемтә комитеты рәисе.

1995 елда — Казакъстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[4].

1997 елда — «Казфосфор» ААҖ президенты вазифаларын башкаручы, президенты.

1999 елның ноябреннән 2001 елның маена кадәр — Казакъстан Республикасы мәгариф һәм фән вице-министры.

2001—2005 елларда — Ш. Есенов исемендәге Каспий дәүләт технологияләр һәм инжиниринг университеты ректоры.

2005 елның августыннан 2006 елның апреленә кадәр — С. Аманжолов исемендәге Көнчыгыш Казакъстан дәүләт университеты ректоры.

2006 елның апреленнән 2008 елның июненә кадәр — Казакъстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе ректоры[6].

2008 елның июненнән 2012 елның сентябренә кадәр — М. Х. Дулати исемендәге Тараз дәүләт университеты ректоры[7].

2012 елның 15 сентябрендә Тараз шәһәрендә вафат була[8].

Сәяси эшчәнлеге

1994—1995 елларда — Казакъстан Республикасы Югары Советының XIII чакырылыш депутаты.

1996 елның гыйнварыннан 1999 елның декабренә кадәр — Казакъстан Республикасы Парламенты Мәҗлесенең I чакырылыш депутаты.

2001—2007 елларда — Маңгыстау өлкә мәслихәте депутаты[4].

Фәнни дәрәҗәләре һәм исемнәре

  • Техник фәннәр докторы (1992);
  • юридик фәннәр кандидаты;
  • Казакъстан Республикасы Югары мәктәбе Фәннәр академиясе академигы (2001);
  • Казакъстан милли табигать фәннәре академиясе академигы (2009);
  • Казакъстан Республикасы Милли инженерлык академиясе академигы.

Фәнни һәм әдәби хезмәтләре

Сөләйман Әхмәтов 2 монография, 100 дән артык гыйльми басма авторы.

Бүләкләре

  • «Казакъстан Республикасы мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе;
  • Казакъстан Республикасының мактаулы мәгариф хезмәткәре;
  • Казакъстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һәм «Алтын барыс» күкрәк билгесе;
  • «Көрмәт» ордены (2001);
  • «Парасат» ордены (2008)[9];
  • «Астана» медале (1998);
  • «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 10 ел» медале (2001);
  • «Казакъстан Республикасы Парламентына 10 ел» медале (2006);
  • «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 20 ел» медале (2011).

Искәрмәләр

  1. http://www.parlam.kz/kk/mazhilis/history/convocation/1
  2. 1 2 3 4 http://whoiswho.kz/node/2374
  3. 1 2 https://web.archive.org/web/20160303192605/http://whoiswho.kz/node/2374
  4. 1 2 3 4 АХМЕТОВ Ашимжан Сулейменович (рус.). WHO-is-WHO. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2025.
  5. Ахметов Ашимжан Сулейменович (персональная справка). Информационная система ПАРАГРАФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024.
  6. Распоряжениями Главы государства назначены: Ахметов Ашимжан Сулейменович — ректором Академии государственного управления при Президенте Республики Казахстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2019. Архивировано 24 ноябрь 2019 года.
  7. Памяти Ашимжана Ахметова (18 сентября 2017). 25 июль 2025 тикшерелде.
  8. Скончался ректор Таразского государственного университета Ашимжан Ахметов. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2019. Архивировано 12 февраль 2019 года.
  9. Указ Президента Республики Казахстан О награждении государственными наградами 2008 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2019. Архивировано 31 март 2019 года.