Әңгел белән шайтан

Әңгел белән шайтан
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Әңгел белән шайтан татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Башта балалар барысы да йөзләре белән стенага борылалар. Берсе аларның башларын борып, йөзләрен карап йөри. Балалар барысы да авызларын йомган булалар. Йөзен күрсәтүче көлмәсә — әңгел, көлсә — шайтан була. Шулай итеп уйнаучылар әңгел белән шайтанга бүленеп беткәч, шайтаннар әңгелләрне тотарга тырышалар. Әңгелләр:

Эт йөри урамда,
Хәбәре юк буранда.
Әңгеллеккә җиңеллек,
Шайтанга авырлык! —

дип җырлыйлар. Тотылса, әңгел шайтанга әйләнә. Уен барлык балалар тотылып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар