Әүфәр Гәрәев
Әүфәр Миңлегази улы Гәрәев (28 октябрь 1946, Сәрән, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 20 гыйнвар 2021, Уфа) — галим-географ-гидролог, географик экология фәнни юнәлешенә нигез салучы[1]. География фәннәре докторы (1991), профессор (1992).
Тәрҗемәи хәле
Әүфәр Миңлегази улы Гәрәев 1946 елның 28 октябрендә Башкорт АССРның Туймазы районы (элекке Кандра районы), Сәйрән авылында туа[2].
1970 елда Ташкент дәүләт университетының география факультетын тәмамлый.
1972 елдан Уфада «Южуралгипроводхоз» институтының Башкортстан филиалында эшли:
- 1972 елдан — өлкән инженер-гидролог;
- 1975 елдан — проектның баш инженеры;
- 1976 елдан — сектор мөдире.
1978 елдан — Урал су хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Башкортстан бүлеге лабораториясе мөдире.
1982—1990 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта, география кафедрасы мөдире булып эшли.
1990 елдан Башкорт дәүләт университетының гидрология һәм геоэкология кафедрасы мөдире вазифасын башкара, бер үк вакытта 2000—2012 елларда — Башкортстан су хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры.
2021 елның 20 гыйнварында Уфа шәһәрендә вафат була[1].
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни хезмәтләре геоэкология, табигатьне саклау, экологик мониторинг өлкәсендәге тикшеренүләргә, Башкортстан Республикасының һәм аның белән чиктәш төбәкләрнең су ресурслары үзенчәлекләрен, антропоген факторларның су экосистемаларына йогынтысын өйрәнүгә багышланган. Әүфәр Гәрәев мелиорацияләнгән җирләрнең режимын, табигать комплексларының деградация үзенчәлекләрен өйрәнә, суны оптималь файдалануның һәм Башкортстан елгалары бассейны буенча су саклау чаралары системасы вариантларын, сакланучы табигать территорияләре системасын, акваль комплексларны географик-экологик бәяләү методикасын эшли.
300-дән артык фәнни хезмәт авторы[2].
Хезмәтләре
- Болота Башкирии. — Уфа, 1986 (автордаш).
- Водные ресурсы Уральского экономического района, их использование и охрана. — Свердловск, 1986 (автордаш).
- Географо-экологические основы комплексного использования и охраны водных ресурсов бассейна реки. — Чиләбе, 1989.
- Оптимизация водоохранных мероприятий в бассейне реки (географо-экологический аспект). — СПб., 1995.
- Реки и озёра Башкортостана. — Уфа: Китап, 2001. — 260 с.
- Реки, озёра и болотные комплексы Республики Башкортостан. — Уфа, 2012.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 В Уфе скончался известный учёный, профессор Ауфар Гареев (рус.). www.bashinform.ru (20 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 ГАРЕЕВ Ауфар Минлегазович (рус.). Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.
Әдәбият
- Чалов Р. С. Выдающиеся достижения профессора Гареева А. М. — М., 2003.
- Фәтҡуллин Р. А. Гәрәев Әүфәр Миңлегазим улы // Башкорт энциклопедиясе— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.