Әһлетдин Биктуганов

Әһлетдин Урангол улы Биктуганов (1705, Иске Кайпан, Бүл-Кайпан авыл советы[d]1774, Казан, Казан губернасы) — башкорт мулласы, 1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышында катнашучы[1].

Тәрҗемәи хәле

Әһлетдин Биктуганов Себер даругасының Кыр-Танып вулысы (хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы), Иске Кайпан авылында туа. Ул старшина булып хезмәт иткән[1].

1773 елның октябреннән 1774 елның уртасына кадәр Башкортстанның төньяк-көнбатышында баш күтәрүчеләргә җитәкчелек итә, Бөре шәһәрен алуда һәм патша гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша[1].

1774 елның июлендә Җомакай Аскаров, Әдигот Темәсов, Рахмангол Иртуганов, Габделсәлам Рәмзин белән бергә Әңгәсәк заводын саклаучы хөкүмәт отрядына каршы сугыша. Сентябрьдә Салават Юлаев гаскәренә кушыла. Патша хөкүмәтенә тугры калган башкорт старшиналары белән баш күтәрүчеләргә каршы көрәшмәү турында сөйләшүләр алып бара[1].

1774 елның октябрь азагында әсирлеккә алына һәм аннан Казан яшерен комиссиясендә сорау алына. Башта үлем җәзасына хөкем ителсә дә, соңрак бу карар тән җәзасы белән алмаштырыла. Шул ук елны ул Казан төрмәсендә вафат була[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Асфандияров, А. З.; Гвоздикова, И. М. (2015—2020). "Әһлетдин Биктуганов". Башҡорт энциклопедияһы. Уфа: ГАУН «Башҡорт энциклопедияһы». ISBN 978-5-88185-306-8. 

Әдәбият

  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов. — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — 476 с. — ISBN 978-5-7501-1301-9. * Кулбахтин Н. М. Участие башкирского народа в Крестьянской войне 1773—1775 гг. — Уфа, 1984. * Таймасов С. У. Восстание 1773—1774 гг. в Башкортостане. — Уфа: Китап, 2000. — 376 с. — ISBN 5-295-02163-7.

Чыганаклар

  • Асфандияров А. З., Гвоздикова И. М. Аладин Бектуганов // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.