Өммел-Кайвәйн (әмирлек)
Өммел-Кайвәйн Әмирлеге (гарәп. إمارة أمّ القيوين имарә өмм әл-қәйвәйн) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең бер әмирлеге.
Мәркәзе — Өммел-Кайвәйн шәһәре. Мәйданы 777 км², халык исәбе 69 936 кеше (2008) тәшкил итә.
Әмирлек башлыгы — шәех Согуд бине Рашид әл-Мөгалла.
Көньягында Шарҗә әмирлеге белән чикләнә, төньяк-көнчыгышында — Рәэсел-Хәймә белән. Төньяк-көнбатышында 24 км озынлыгылы Фарсы култыгының яр буе урнаша.
Өммел-Кайвәйн азат шәехлеге 1775 елда гарәп нәселе Аль-Мөгалла белән нигезләнгән. 1892–1971 елларда Өммел-Кайвәйн Килешү Гоман эчендә булган. 1971 елның 2 декабреннән БГӘ эчендә.
| Әбу-Даби | Гаҗман | Дөбәй | Рәэсел-Хәймә | Өммел-Кайвәйн | Фөҗәйрә | Шарҗә | |