1976 елгы Аурупа футбол чемпионаты

1976 елгы Европа футбол чемпионаты (серб. Европско првенство у фудбалу 1976, хорв. , босн. Evropsko prvenstvo u nogometu 1976., словен. Evropsko prvenstvo v nogometu 1976, мак. 1976 Европското фудбалско првенство) — 1976 елда узган бишенче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 16 июньнән 20 июньгә кадәр Югославиянең ике шәһәрендә (Белград һәм Загреб) үткәрелгән.

Ярышта 4 җыелма такым катнашкан.

Ярыш финалның 1/2 өлешеннән башланып, «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Чемпионатның 4 уенында 19 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Дитер Мүллер (Көнбатыш Алмания) - 4 туп.

Финалда Чехословакия җыелмасы Көнбатыш Алманияне матчтан соңгы пинәлти сериясендә 5:3 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Нидерландлар җыелмасы Югославияне өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңгән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары