1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты

1988 елгы Европа футбол чемпионаты (алман. Fußball-Europameisterschaft 1988) — 1988 елда узган сигезенче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 27 июньгә кадәр Көнбатыш Алманиянең сигез шәһәрендә (Мүнхен, Гелзенкирхен, Гамбург, Франкфурт, Дюссельдорф, Ганновер, Шуттгарт һәм Кёльн) үткәрелгән.

Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Ирландия милли футбол җыелмасы Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 15 уенында 34 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Марко ван Бастен (Нидерландлар) - 5 туп.

Финалда Нидерландлар җыелмасы Советлар Берлеге җыелмасын 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары