2-нче Ленинград урамы (Казан)

2-нче Ленинград урамы (элеккеге 2-нче Сталинград ур.)Казанның Авиатөзелеш (элекке Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам.

Көньяктан төньякка таба Побежимов урамыннан Максимов урамына кадәр, параллель рәвештә Ленинград (көнбатыш) һәм Лукин (ул көнчыгыштарак) урамнары арасында бара.

Тарих

Элегерәк урам "2-нче Сталинград урамы" дип аталган[2] .

1930 еллардан алып, хәзерге 2-нче Ленинград урамы — МаксимовЛукин - Побежимов урамнары районнарында «Юнгородок» торак комплексы барлыкка килде[3]

«Юнгородок»та йортларны төзү барышында, гадиләштерелгән «өзелгән» фронтоннар һәм волюталар кулланылган, алар 2-3 катлы ике секцияле торак биналарны гадиләштерелгән архитектурасы белән яраштырылган[3]

Хәзерге вакытта аның территориясендә урнашкан иске йортларның бер өлеше сүтелгән, ә калган йортларның күбесе авария хәлендә.

Хәзерге торышы

Урамның гомуми озынлыгы 338 метр тәшкил итә[4] .

Казанның Авиатөзелеш районындагы 26-нчы номерлы Лицей урамның сул як ягыннан зур өлешен алып тора[5], ул Ленинград урамының машиналар йөри торган өлеше һәм Ленинград урамының 2-нче өлеше арасында урнашкан. Лицей каршында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил бюсты (1906—1944) урнаштырылган.

Уң ягы нигездә торак йортлар били.

2-нче Ленинград урамында 4, 4 а, 6, 8, 10, 12, 14 номерлы йортлар бар.

Урамда объектлар


Адрес: Ленинград урамы, 6 нчы бина, "Рубин-2" футбол клубы бар [6][7][8] .
ЕВА-studio,электроэпиляция студиясе, 2-нче Ленинград урамы, 4.
Сигнал, җитештерү-коммерция фирмасы, 2-нче Ленинград урамы, 4, Казан
26нчы лицей

Фотолар

Искәрмәләр

  1. 1 2 https://www.pochta.ru/indexes/37031984-3e74-4992-b609-1bb61eb90ea2
  2. Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани. — Казань: Издательство «Казань», 1995. — С. 148.
  3. 1 2 Гарипова Г. З. Региональные особенности в архитектуре соцгородков Татарстана в 1920—1950-е годы
  4. 2-я Ленинградская улица в Казани
  5. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей № 26» Авиастроительного района г. Казани
  6. РУБИН-2, футбольный клуб
  7. Рубин-2, футбольный клуб, МУ
  8. футбольная база