ABIEM Project (төркем)

ABIEM Project (Әбием Проект) — төрле телләрдә иҗат итүче эксперименталь музыкаль проект, 2020 елда оешкан. Саунд-продюсер, аранжировщик һәм композиторлар Артур Җамалетдинов белән Владимир Федоров, солист Алия Җамалетдинова берлеге. Проект мультиинструменталь: иҗатларында дарбука, барабан, курай, сыбызгы, кубыз, гитара, басма уен коралларын кулланалар. Проектның максаты — халык һәм фольклор музыкаль әсәрләрен заманча яңгырашта бирү аша туган телне популярлаштыру, яшь буынны этник һәм халык җырларына салынган рухи кыйммәтләргә тарту[1].

Гомуми мәгълүмат

Проект 2020 елда оеша, үзләре белдергәнчә, алар инде музыка язу, аранжировкалау белән 30 елдан артык шөгыльләнәләр. Проектның исеме катнашучыларның исемнәренең баш хәрефеннән җыелган аббревиатура буларак яңгырый: А — Артур, В — Владимир, ЭМ — эксприменталь музыка[2]. Әбием Проект үзе белдергәнчә, җирле үзешчән коллективлар белән эшли башлагач, халыкчанлыкны, традицияләрне, миллилекне үзенә туплаган әбием образы белән аваздаш булганга, шул исемне алып, иҗатларын дәвам итәләр.

2021 елда Проект «Татнефть» грантлары конкурсында җиңеп чыга һәм фольклор иҗат коллективлары турында телепрограммалар булдыру өчен финанс ярдәме ала. Әлеге ярдәм нигезендә җирле фольклор коллективлары турында биш телепрограмма төшерелә: коллектив тыңлаучыга тәкъдим ителә, җырларына заманча аранжировка ясала, видеоклип монтажлана. Видео социаль челтәрләргә урнаштырыла[3].

2021 елда төркем «Челтер-челтер» трегы белән танылу ала. Әлеге клипны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз социаль челтәрләрендә урнаштыра[4][5].

Иҗат дәверендә Проект «Музыка мира» фестивалендә (Санкт-Петербург), «Россия» халыкара күргәзмә-форумында  [рус.] (Мәскәү), Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирында (Казан), «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивалендә һәм башка әһәмиятле чараларда катнаша[6].

2025 елда ABIEM Project гастрофестивальдә һәм 29 августта Татарстан Республикасы көненә һәм Биектау районының 90 еллыгына багышланган бәйрәм концертында чыгыш ясый[7].

Иҗат юнәлеше

ABIEM Project — этник, вокаль, музыкаль DJ-проект. Төп жанр — эксперименталь поп, ул заманча PSY Trance, Slap House, Progressive House  [рус.], Deep House  [рус.]юнәлешләрендә барабаннарда һәм рухи милли уен коралларында динамик уен белән халык һәм автор көйләре үрелеп бара. Җырлар җиде телдә (татар, мордва, рус, чуаш, казакъ, тува, нугай телләрендә) башкарыла. Композицияләр курай, хулуси, сыбызгы, окарина, дудук, пан-флейта, кытай флейтасы, дарбука, җембе, барабан, рототама, думбра кебек күп кенә уен кораллары белән баетыла[8].

Төркем составы

Төркемдә 3 кеше: саунд-продюсер, аранжировщик һәм композиторлар Артур Җамалетдинов белән Владимир Федоров, солист Алия Җамалетдинова.

Дискография

Чыганак[9]:

Сингл Башкаручы (берлектә) чыгу вакыты
Это ты, это я 18.04.2025
Родина моя! 25.04.2025
Кәрия-Зәкәрия 3.05.2025
Бас, бас, бас 12.06.2025
Калинка-Малинка 17.07.2025
Ой люли люли 6.08.2025
Татарстан Башкортостан 6.08.2025
Кугәрчен, Эх тала-тала 24.11.2023
Урманнарга керсәң «Ахирәтләр» ансамбле 1.12.2023
Котик 1.12.2023
Аналык урамнары «Аланлык» ансамбле 1.12.2023
Су юлы, Сандугачым-былбылым 1.12.2023
Моя Россия 24.11.2023
Казан 11.10.2024
Нити Востока 11.10.2024
Под ярким солнцем 11.10.2024
2 26.05.2023
Дускаем Zakaria 22.09.2023
На горе — то калина 11.10.2024
Колыбельная 11.10.2024
Җыр агыла Рамил Галимҗанов 26.05.2023
Кукамипе кукаси «Сирень» ансамбле 1.12.2023
Ай, былбылым Роза Хәлиуллина 1.12.2023
Там над рекой Алия Җамалетдинова 17.02.2023
1-ЕР 2022

Искәрмәләр

  1. ABIEM Project выступили на фестивале «Возрождение: Эпос в современном прочтении». Новая жизнь (21 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  2. Федеральная медиашкола ТЕЛЕШКО в Альметьевске В студии ABIEM Project и Екатерина Анохина #интервью (рус.). Rutube (25 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  3. Резеда Меленик. Песни живут, когда их поют (рус.). Нефтяные вести (24 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  4. Ольга Стрелова. ABIEM Project выступили на фестивале «Возрождение: Эпос в современном прочтении». Новая жизнь (21 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  5. Челтер-челтер (рус.). www.shazam.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  6. Этно-музыкальный проект «Əбием» проведёт большой сольный концерт. tatarstan.er.ru (29 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  7. Hi-Fi, DEMO, Нурминский, ABIEM Project выступят 29 августа на Высокой Горе. kznedu.ru (25 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  8. Проект Абием (рус.). uralmusicnight.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  9. ABIEM Project (рус.). www.deezer.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.

Тема буенча өстәмә