Алманнар
Алманнар яки немецлар (алман. Deutsche, рус. Немцы, франц. Allemand) — герман халкы, Алманиянең төп милләте. Телләре — алман теле.
Алманиядән башка Австрия, Швейцария, Лихтенштейн, Люксембург, Бельгия, Дания, Франция, Италия, Польша, Чехия, Словакия, Маҗарстан, Румыния, Россия, Казакъстан, Бразилия, Намибия, АКШ илләрендә күпләп яшиләр.