Андрей Гейм
Андре́ Константи́н улы Гейм (рус. Андрей Константинович Гейм, нид. Andre Geim) — Нидᴎрланларда яшәүче галим, физик. Чыгышы белән Россиядән. Константин Новоселов белән бергә 2010 елның физика буенча Ηoбел премиясе лауреаты. Графен матдәсен ачу белән билгеле.
Галим 1958 елда Сочида туган. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү янындагы физика-техника институтына киткән. Сәләтле булуга карамастан, ике ел буена анда керә алмаган. Сыйныф җитәкчесе моның сәбәбен Андрейның алман тамырлары белән бәйләп аңлата.
Институтны тәмамлагач, Андрей Көнбатыш, шул исәптән Манчестер үниʙиpcитите белән хезмәттәшлек итә башлый. 2000 елда Андрей Нидᴎрлан ватандашлыгын ала, исемен Андре дип үзгәртә. Нидᴎрланларда ул графенны ача.