Антонин Запотоцки
Антонин Запотоцки (чех. Antonín Zápotocký, 19 декабрь 1884, Заколаны, Боһемия, Аустрия-Маҗарстан[6]—13 ноябрь 1957, Прага, Чехословакия) — Чехословакия дәүләт эшлеклесе.
Таш юнучы (1898-1905), Чехословакия социал-демократик фиркасе Кладно бүлеге сәркатибе, һөнәри берлекләр сәркатибе (1907-1914), Аустрия-Маҗарстан гаскәрендә, Галиция, Италия һәм фронтларында сугышкан (1914-191?), ыстачкы оештыру өчен кулга алынган (1920), Чехословаки коммунистик фиркасе үзәк комитеты сәркатибе (1922-1925), Чехословакия милли мәҗлесе депутаты (1925-1938), Чехословакия сәнәгый берлекләрнең үзәк бюросы генераль сәркатибе (1929-1939), алман оккупациясе вакытында (1939-1945) Заксенһаузен концлагерендә, Чехословакия үзәк һөнәри берлекләр шурасы рәисе (1945-1955), премьер-министр (1948-1953), президент (1953-1957).
Искәрмәләр
- ↑ Antonín Zápotocký // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ 1 2 Запотоцкий Антонин // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Antonin Zapotocky // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ Кладно тирәсендә, Урта Чехия төбәге, Чехия