Бухарест

Бүкрәш яки Бухарест (рум. Bucureşti, төр. Bükreş) — Румыния башкаласы.

Халык саны — 1883425 кеше (2011).

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Бүкрәш Үзәк Европа вакыты (Central European Time, CET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Добруҗа татарлары

Романиядәге 25-40 меңлек татарлар иң оешкан диаспора санала. 2017 елда Романиянең вице-премьеры татар хатыны Севил Шайдә итеп сайланган. Романиянең элекке һәм хәзерге парламентында татар депутатлары булуы, Севил Шайдәнең узган елдан бирле төбәкләр үсеше һәм дәүләт идәрәсе министры булуы Романия татарларының сәяси һәм иҗтимагый тормыштагы урынын күрсәтә.

Романиядә иң күп татарлар Кара диңгез буендагы Күстәнҗә, Добруҗа якларында яши. Соңгы елларда яхшырак эш эзләп яшьләр башкала Бүкрәшкә китә.

Тарих

Шәһәр статусын 1459 елдан йөртә.

Халык

1912[9] 1930[9] 1948[10] 1956[10] 1966[10] 1977[10] 1992[10] 2002[11] 2011[10]
341321 639040 1041807 1177661 1366684 1807239 2067545 1926334 1883425

Милләтләр (2002): румыннар — 97%, чегәннәр — 1,4%.[12]

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр