Күстәнҗә

Күстәнҗә (рум. Constanța, грек. Tομή Tomí, лат. Tomis Constantiana, болг. Кюстенджа, төр. Köstence) — Румыниянең көньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Күстәнҗә жудецының үзәге. Илнең Кара диңгез ярындагы мөһим порты. Тимер һәм автомобил юллары төене. Халыкара аэропорт.

Халык саны — 283 872 кеше (2011).[7]

Машиналар төзү, аеруча, көймәләр төзү — алдынгы сәнәгать тармагы. Күстәнҗә — йон сәнәгатенең эре үзәге. Азык-төлек, тегүчелек, төзү материаллары, целлюлоза-кәгазь, өй җиһазлары сәнәгате эшханәләре, эсселек электр станциясе бар. Балык тоту базасы. Археология һәм сәнгать музейлары, театр бар. Халыкара әһәмиятендәге курорт шәһәр. Күстәнҗә урынында БЭК 6 гасырда юнаннар колониясе нигезләнгән, 1878 елдан Румыния составында. архитектура һәйкәлләрдән антик дәвергә хас торак урыннары, базилика калдыклары (5—6 гасырлар), мәчетләр сакланган.

Халык

1912 1930 1948[8] 1956[8] 1966[8] 1977[8] 1992[8] 2002[9] 2011[7]
27201 59164 78586 99676 150276 256978 350581 310471 283872

Милләтләр (2011): румыннар — 92,9%, татарлар — 2,9%, төрекләр — 2,6%.[7]

Татар мәгарифе

Мәктәпләрнең берсендә татар теле укытыла.[10]

Шәһәрдә туган шәхесләр

undefined

Дин

Дини состав: православие динендәгеләр — 83 %, мөселманнар — 5,1 %, башкалар — 1,5 %, атеистлар — 10,4 % (2011).

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр