Behemoth
Behemoth — 1991 елның октябрендә Гданьскта оешкан Ләхстан блэк-дэт-төркеме[1]. Үзенең музыкаль юлы башында төркем стиле блэк-метал буларак классификацияләнә, ә аннары, 1994 елдан, мәҗүси компонент барлыкка килә һәм язмаларда акустик гитара киң кулланыла. 1999 елдан төркем үз музыкасына дэт-метал элементларын кертә башлый, мәҗүси темадан баш тарта һәм үз лирикасына сатанизм, оккультизм, Якын Көнчыгыш мифологиясе, шулай ук Алистер Кроули идеологиясе темаларын кертә. Төркем Ләхстанның экстремаль метал андеграундын булдыруда мөһим роль уйный дип санала[2].
Искәрмәләр
- ↑ William Phillips, Brian Cogan. Encyclopedia of heavy metal music. — Greenwood Press, 2009. — 285 p. — ISBN 978-0-313-34800-6.
- ↑ Greg Prato. Biography (ингл.). AllMusic. Архивировано 3 июнь 2019 года.